Дөнья теннисында иң сөйкемле хатын-кыз спортчыларның берсе Мария Кириленко Лондон Олимпиадасында аерым гына медаль яулый алмаса да, парлы разрядта Надежда Петрова белән бронза призер булуга иреште. Машаның бу уңышында, шулай ук ялгыз разрядта ярымфиналга кадәр килеп җитүендә аның төп җанатары Александр Овечкинның зур өлеше булуы беркемгә дә сер түгел. «Вашингтон»...
Дөнья теннисында иң сөйкемле хатын-кыз спортчыларның берсе Мария Кириленко Лондон Олимпиадасында аерым гына медаль яулый алмаса да, парлы разрядта Надежда Петрова белән бронза призер булуга иреште. Машаның бу уңышында, шулай ук ялгыз разрядта ярымфиналга кадәр килеп җитүендә аның төп җанатары Александр Овечкинның зур өлеше булуы беркемгә дә сер түгел. «Вашингтон» командасы «йолдыз»ының кыз өчен трибунадан борчылып җан атуын күрми калганнар сирәктер.
Чибәр һәм сәләтле теннисчы Мария Кириленко белән мәхәббәт романы турындагы имеш-мимешләргә берничә айлар элегрәк хоккейчы үзе ачыклык керткән иде. «Твиттер»дагы битенә ул икесе бергә төшкән фото урнаштырып, ул - минем «патшабикәм» дип язган иде. Лондон Олимпиадасыннан мондый фоторепортажларны Овечкин даими биреп барды.
Кем белә, бәлки тиздән теннис белән хоккейны бәйләгән тагын бер спортчылар гаиләсе туар. Моннан берничә ел элек Олимпия чемпионы Елена Деменьева белән СКА уенчысы Максим Афиногенов язмышларын бергә бәйләгән иде инде. Туйның кунаклары арасында булган Маша белән Сашаның мәхәббәт тарихлары бәлки шунда ук языла башлаган булгандыр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар