16+

Паралимпиада сабаклары нинди булырга тиеш?

83 спортчыга 80 медаль. Сочидагы Паралимпия уеннарында Россия данын яклаган спортчыларыбыз илебезгә әнә шундый бүләк ясады. Шуның 30ы - алтын, 28е - көмеш һәм 22се - бронза. Бу - паралимпизм тарихында әлегә иң югары нәтиҗә.

Паралимпиада сабаклары нинди булырга тиеш?

83 спортчыга 80 медаль. Сочидагы Паралимпия уеннарында Россия данын яклаган спортчыларыбыз илебезгә әнә шундый бүләк ясады. Шуның 30ы - алтын, 28е - көмеш һәм 22се - бронза. Бу - паралимпизм тарихында әлегә иң югары нәтиҗә.

Медаль арты медаль, рекорд арты рекорд
Моннан 30 ел элек Австрия спортчылары үзләренең Инсбург каласында узган Паралимпиадада 70 медаль яулаган иде. Шуннан бирле мәйдан хуҗалары әлеге рекордны яңарта алмады. Һәм, ниһаять, бу алгарышны Сочида Россия паралимпиячеләре ясады.
Авыр сынаулар аша үтеп, көчле рухлы булып кала алган һәм үз үрнәкләрендә башкаларны тәрбияләүче бу кешеләрнең барысы да җиңүчеләр. Шулай да шәхси рекорд куйган Роман Петушков белән Михалина Лысованы аерым билгеләп үтәсе килә. Алар Сочи трассаларында алтышар медаль яулады. Петушков медальләренең барысы да иң югары пробалы.
Сочи Олимпиадасында Татарстаннан катнашкан 8 спортчының берсе дә подиумга эләгә алмаган иде. Аның каравы, паралимпиячеләребез сөендерде. Саба егете Рушан Миңнегулов белән Түбән Кама кызы Марта Зәйнуллина икесенә дүрт медаль (2 алтын, 1 көмеш һәм бронза) яулады.
Коляскадагы хоккейчыларыбыз һәм керлинг осталарыбызның батырлыгы хакында аерым китап язарлык. Әлеге ике команданың Сочидагы чыгышы Паралимпия уеннарындагы дебютлары булды. Моннан дүрт ел элек кенә Россияне Ванкувер Паралимпиадасында тәкъдим итәрлек мондый командаларыбыз юк иде. Шушы кыска гына вакыт эчендә алар, төзелеп кенә калмыйча, Сочидагы уеннарның көмеш призеры дәрәҗәсенә үсеп җиттеләр.
Паралимпиаданың миссиясе башка
Медальләр зачетында җиңү һәр төр ярышта да мәртәбә, бигрәк тә Олимпия һәм Паралимпия уеннарында. Тик соңгысының төп миссиясе мөмкин кадәр күп медаль яулау түгел, ә җәмгыятьнең игътибарын инвалидларның социаль адаптациясенә юнәлтү. Сочида уеннар башланганчы ук, Россия Паралимпия комитеты җитәкчесе Владимир Лукин медальләр планы белән кызыксынучыларны: «Инвалид спортчылар алдына медальләр планын кую этика нормаларына туры килеп бетми. Паралимпиячеләрдән бары лаеклы чыгыш ясау, гадел көрәш алып бару гына сорала», - дип кисәтеп куйган иде.
Паралимпиячеләрнең күбесе - авыр язмыш сынавына дучар булганнан соң гына, ихтыяр көчен туплап, спортка килгән кешеләр. Аларның Сочидагы триумфы илебездә Паралимпия хәрәкәтенә тагын да күбрәк кешеләрне җәлеп итү кирәклегенә күзне ачты. Коляскадагы хоккейчыларыбызның уңышыннан соң, КХЛ клублары каршында следж-хоккей командалары туплау турында сүз кузгатыла башлады. Аерым төбәкләр, шәһәрләр дә үзләрендә бу хәрәкәтнең үсеш алмавын танырга мәҗбүр булды. Шул исәптән, Казан мэры Илсур Метшин да. «Безгә, лаеклы инфраструктураны файдаланып, паралимпиячеләрне әзерләү турында җитди уйланырга кирәк», - дип белдерде ул.
Тагын бер хакыйкатьне ачык аңлый башладык: Паралимпия хәрәкәтенең үсүе инвалидларны спортка тарту өчен генә түгел, ил җәмәгатьчелегенең инвалидларга булган карашын үзгәртү өчен дә кирәк. Кызганыч ки, бүгенгә әле бу проблема булып кала. Казан урамнарында уздырган сораштырулар да шуны ачык күрсәтте.

Фирдәвес Дәүләтшина, психолог:
- Илебездә хәзер әкренләп булса да урамнарда, транспортта инвалидларга уңайлы шартлар тудырыла башлады. Әмма аларга, үзләрен җәмгыятьтә иркен сизсеннәр өчен, болар гына җитми. Иң беренче чиратта, инвалидларга кимсетебрәк караган стереотиплардан арынырга кирәк. Көндәлек, системалы һәм адреслы ярдәм булырга тиеш. Инвалид балалар бүген еш кына ата-ана каравына гына тапшырылган. Авыру баланы кайсы балалар бакчасына, кайсы мәктәпкә бирергә, нинди тернәкләндерү үзәгенә йөртергә? Ата-анага төгәл аңлатып, ярдәм кулы сузып торучы патронаж орган бармы? Инвалидларның һәрберсенең хәленә кереп, кирәкле ярдәм күрсәтеп торучы чын патронаж дәүләт органнары булмаса, анда-монда үткән хәйрия чаралары белән генә мактанып утыру берни бирмәс.

Ирина Халитова, журналист:
- Авыр травма алып инвалид калучылар, бигрәк тә яшьләр моны бик авыр кичерә, үз эченә бикләнә, проблемалары белән үзләре генә көрәшә. Шуңа күрә, аларга спорт оешмалары да тулы тормышка кайтырга булышсын иде. Хөкүмәт тә спорт оешмалары алдына инвалидларны спортка тарту бурычын куярга тиеш, дип саныйм. Ул оешмаларның һәрберсендә шушы юнәлеш буенча шөгыльләнүче кешеләр булсын иде. Эшне инвалидларны тренажер залына китерүдән генә башласалар да, бу зур уңыш булачак.
Аннары физик мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарның күбесе яхшы коляскаларга, протезларга мохтаҗлык кичерә әле. Безнең дәүләт әлегә физик мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарның лаеклы яшәешен тәэмин итә алмый. Моңа ирешү өчен, максатчан дәүләт сәясәте булырга тиеш.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading