16+

Пьедесталда Камиләгә урын табылмады

Фигуралы шуу җанатарлары Казанда узган Россия Гран-при ярышларының дүртенче этабын аеруча көтеп алды.

Пьедесталда Камиләгә урын табылмады

Фигуралы шуу җанатарлары Казанда узган Россия Гран-при ярышларының дүртенче этабын аеруча көтеп алды.

Чөнки анда якташыбыз Камилә Вәлиева чыгыш ясады, һәм чираттагы алтын медален дә нәкъ менә туган шәһәре Казанда алачак дип өметләндек. Хәтта 100 процент ышандык дип әйтергә була. Шуңадыр да Камиләнең дүртенче урынга гына калуын әле дә күңел кабул итеп бетерми. 

Ярышларның үзенә килгәндә, кыска программа нәтиҗәләре буенча спортчы 81.09 балл белән беренче урында иде. Икенчедә – Софья Муравьева (77.02), ә өченчедә – Алина Горбачева (73.29). Беренче көн нәтиҗәләренә караганда, Камиләнең чынлап та беренче урынга чыгачагына бернинди дә шик булмады. 

Кызганыч, ирекле программасы алай ук чиста килеп чыкмады. Дүртле тулупта егылды. Хәер, аңа кадәр чыгыш ясаган кызларның да барып чыкмады ул. Бер караганда, бер егылу гына Камиләне дүртенче урынга ук бәреп төшермәс кебек иде дә. Өченче урынга булса да куярлар дигән өмет бар иде. Тик судьялар аннан тыш та кимчелекләрне күреп алган икән. Нәтиҗә чыгаруны да алар шактый сузды. Һәм менә озак кына паузадан соң Камиләнең нибары дүртенче урынга калуы билгеле булды. Бактың исә, кагыйдәләр буенча ирекле программада бер генә секвенция сикерергә мөмкин булган. Камиләнең программасында ул икәү килеп чыккан. Бу кагыйдәләрне тренерлары әллә онытып җибәргән, әллә сизми калырлар дип уйлаганнар шунда. Ничек булса да, судьялар бу ялгышлыкны “гафу итә алмаган”. Кимендә 13,4 балл алып була торган элементка Камиләгә 6,19 гына балл язганнар. Тагын бер хореография элементында да бәйләнерлек урын табылган. Шулар белән баллар да күпкә кимегән булып чыга. Телеграм-чатларда тренерлар протест белдерәчәк дип язганнар иде дә, кире уйлаганнар, ахры. Балларны кабат карамадылар. Нәтиҗәдә ике программа өчен 213,59 балл алып, Камилә дүртенче урынга гына калды. Беренче урын – Софья Муравьева (228,81), икенчедә – Алина Горбачева (219,02) һәм өченчедә – Дарья Садкова (214,54).  

Камиләнең уңышсыз чыгышының төп сәбәбен ел ярымга сузылган допинг эше аркасындагы психологик халәтенә бәйләп карарга кирәктер. Казандагы чыгышына бер көн кала аның эше буенча чираттагы процесс узды.  Хәтерләсәгез, 2022 елның февралендә Пекинда узган Олимпия уеннары вакытында Камилә Вәлиеваның допинг-пробасы уңай булды. Соңгы утырышта исә Спорт арбитраж судының (CAS) Вәлиеваның эше буенча вердиктны 2024 елның башында хәбәр итәчәге билгеле булды. Камилә өчен ул уңай хәл ителерме? Билгесез. Менә шул озакка сузылган билгесезлек спортчының эмоциональ халәтенә тәэсир итми калмый әлбәттә. Соңгы суд та ярышларга мораль яктан әзерләнергә комачаулагандыр.

Ә инде аның, ничек кенә авыр булса да, Олимпиададан соң да карьерасын тәмамламавы, югары дәрәҗәдә чыгышлар ясавы хөрмәткә лаек. Камилә шууын һәм көрәшүен дәвам итә!  

Быелгы сезонда бу әле аның беренче генә чыгышы иде. 24-26 ноябрь көннәрендә Мәскәүдә үтәчәк алтынчы этапта да көтелә аның чыгышы. Аңа Камилә тагын да яхшырак әзерләнеп, уңышлы программалары белән сөендерми калмас дип өметләник. Без аңа ышанабыз!

Сүз уңаеннан: башкалабызда узган фигуралы шуу ярышларында тумышлары белән Казаннан булган тагын өч спортчы чыгыш ясады. 

Санкт-Петербургта шөгыльләнүче Глеб Лутфуллин бу этапта бронзага лаек булды. Парлы шууда Казан кызы Елизавета Осокина белән Артем Грицаенко да өченче урын ияләре булды. Ясминә Кадыйрова белән Валерий Колесов бишенче урын яулады.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading