Тренерлар советы әгъзалары Россиянең биатлон буенча хатын-кызлар җыелма командасы өлкән тренеры Вольфганг Пихлерның сезон нәтиҗәләре буенча хисабын тыңлаганнан соң, Олимпия алды сезонында команданың чыгышын канәгатьләнерлек түгел дип тапты. Пихлер шәкертләре 2012/2013 сезонда Чехиядә узган дөнья чемпионатында бер генә призлы урын да яулый алмады. Ә Дөнья кубогы ярышларының гомуми зачетында россиялеләрдән...
Тренерлар советы әгъзалары Россиянең биатлон буенча хатын-кызлар җыелма командасы өлкән тренеры Вольфганг Пихлерның сезон нәтиҗәләре буенча хисабын тыңлаганнан соң, Олимпия алды сезонында команданың чыгышын канәгатьләнерлек түгел дип тапты. Пихлер шәкертләре 2012/2013 сезонда Чехиядә узган дөнья чемпионатында бер генә призлы урын да яулый алмады. Ә Дөнья кубогы ярышларының гомуми зачетында россиялеләрдән югарырак позиция яулаган биатлончы кызыбыз Ольга Зайцева бары 11 нче урында гына. Киләсе сезонның үтә дә җаваплы Олимпия сезоны булуын күздә тотып, Россия спорты җитәкчеләре үр менгәндә атны алмаштырмыйлар, дигән позициядә тора. Пихлер үзе дә Россиядән китәргә теләмәвен белдерә. «Киләсе сезонда да команданың тренеры булып калырмын дип ышанам», - ди ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар