16+

Плющенконы Туктамышева белән нәрсә бәйли?

Изге урын буш тормый дисәләр дә, дөнья күләмендә танылу алган Мария Бутырская белән Ирина Слуцкая спорттан киткәннән соң, Россия спортында алар дәрәҗәсенә күтәрелә алырлык хатын-кыз фигуристлар озак вакыт күренмәде. Ниһаять, инде сүнә башлаган өмет уты кабынды. Күптән түгел генә Хорватиядә тәмамланган Европа беренчелегеннән фигурист кызларыбыз Аделина Сотникова белән Елизавета Туктамышева...

Плющенконы Туктамышева белән нәрсә бәйли?

Изге урын буш тормый дисәләр дә, дөнья күләмендә танылу алган Мария Бутырская белән Ирина Слуцкая спорттан киткәннән соң, Россия спортында алар дәрәҗәсенә күтәрелә алырлык хатын-кыз фигуристлар озак вакыт күренмәде. Ниһаять, инде сүнә башлаган өмет уты кабынды. Күптән түгел генә Хорватиядә тәмамланган Европа беренчелегеннән фигурист кызларыбыз Аделина Сотникова белән Елизавета Туктамышева...

Белгечләрнең шактые нәкъ менә Туктамышеваны иң перспективалы хатын-кыз фигуристларның берсе булачак, дип фаразлый. Катлаулы техник элементларны берләштергән программаларны курыкмыйча башкаручы талантлы кыз спорт дөньясында инде берничә еллар элек үк «вундеркинд» дип танылу алган иде. Елизавета Туктамышева үсмерләр арасында Олимпия уеннары чемпионы, юниорлар һәм соңрак өлкәннәр арасында Гран-при сериясе җиңүчесе, Россия чемпионы. Хәтерләсәгез, моннан 15 еллар элек фигуралы шуу спорты дөньясында Евгений Плющенко дигән вундеркинд пәйда булган иде. Кыска гына вакыт эчендә ул үз эпохасын булдырган дөньякүләм мега «йолдыз»га әйләнде. Лизага да шундый биеклекләр яуларга насыйп булыр дип өметләник. Кызның тренеры Евгенийның остазы легендар Алексей Мишин булуын да исәпкә алсак, моңа ныклы җирлек бар.
Лиза тимераякка тәүге тапкыр туган шәһәре Глазовта (Удмуртия) баса, тренер Светлана Веретинникова кул астында шөгыльләнә. Ул инде 12 яшьтә үк бозда иң катлаулы элементларны - өч ярым әйләнештәге аксельне, өчле лутц белән өчле тулуп каскадын башкара. 2006 елда Белгородта үткән ярышлар вакытында 10 яшьлек вундеркиндны танылган тренер Алексей Мишин бик тиз шәйләп ала. Тренер спортчыны стажировка узу өчен Санкт-Петербургка чакыра. Алдагы биш елын кыз Глазов белән Санкт-Петербург арасында уздыра. Туган шәһәрендә шөгыльләнүен дәвам итә, һәр ике атнага бер тапкыр тренеры Веретинникова белән төньяк башкалага Алексей Мишиннан дәресләр алырга йөри. 2011 елның көзендә Лиза әнисе һәм сеңлесе белән бөтенләй Санкт-Петербургка күчеп килә. Кызганыч, үзе дә спортчы булган әтисе генә кызының бүгенге уңышларын күрә алмый. Ул 2011 елның язында якты дөньядан китә.
Тренер Алексей Мишин Лизаның ныклы ихтыяр көченә ия булган, гаять тырыш спортчы икәнен гел искәртеп килә. «Бүген фигуралы шууның бер сәер ягы бар: номердагы компонентлар өчен билге чын осталык күрсәтүгә генә бәйләнмәгән, аңа фигуристның спорт элитасы арасына кайчан керүе, күпме вакыт торуы да йогынты ясый. Безнең кызлар элитада ныгып алгач, компонентлар өчен тагын да югарырак баллар алачагына чын күңелдән ышанам», - ди остаз. Бу көннәрдә Лиза 10-17 мартта Канадада узачак дөнья беренчелегенә әзерләнә. Алексей Мишин, шәкертенең алтын медаль өчен көрәшергә барлык мөмкинлеге бар, дип саный.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading