16+

Профессиональ спортта футбол кырыннан шугалакка күчәргә дә була икән

Гадәттә без профессиональ спорттан киткәннән соң фигуристларны төрле боз шоуларында гына күрергә өйрәнгән. Ә менә боз шоуларында катнашып профессиональ фигурист булып киткән кешене моңарчы ишеткән юк иде әле. Төрек егете Ильхан Мансыз бу өлкәдә үзенә күрә «революция» ясады.

Профессиональ спортта футбол кырыннан шугалакка күчәргә дә була икән

Гадәттә без профессиональ спорттан киткәннән соң фигуристларны төрле боз шоуларында гына күрергә өйрәнгән. Ә менә боз шоуларында катнашып профессиональ фигурист булып киткән кешене моңарчы ишеткән юк иде әле. Төрек егете Ильхан Мансыз бу өлкәдә үзенә күрә «революция» ясады.

Әле монысы Ильхан батырлыгының, кем әйтмешли, чишмә башы гына. Егет - профессиональ футболчы, Төркия җыелма командасының элекке уенчысы. Дүртенче дистәне ваклаганда бутсыларын тимераякка алмаштырырга карар иткән спортчы икеләтә егетлек күрсәткән булып чыга. 2002 елда Япония белән Кореяда узган Мундиальдә Төркия җыелма командасының бронза медаль яулавына зур өлеш керткән Мансыз бу көннәрдә, фигуралы шуу остасы сыйфатында, Сочи Олимпиадасына әзерләнә.
Футбол нигезләрен Алманиядә үзләштергән егет хыялына әкренләп ирешә. Баштарак Төркиянең түбән лигалары командаларында чыгыш ясаган спортчының карьерасы «чәчәк ату» чоры 2001/2002 сезонга туры килә. Шушы сезонда ул Истанбулның мәшһүр «Бишекташ» командасының төп составына эләгә һәм Суперлиганың иң яхшы бомбардиры исеменә лаек була. Җыелма команда составына чакыру алган егет 2002 елгы дөнья чемпионатына запас уенчы сыйфатында бара, әмма язмыш аңа башка бүләк әзерләгән булып чыга. Нәкъ менә Ильхан Мансыз, өченче урын өчен матчта көндәшләр капкасына ике туп кертеп, команданы бронза призер итүдә хәлиткеч роль уйный.
Әмма травмалар һәм соңрак булган автомобиль һәлакәте футболчыга карьерасын дәвам итәргә комачаулый - 2006 елда ул зур спортны калдырырга мәҗбүр була. Ташып торган энергиясенә урын тапмаган тынгысыз спортчы үзен телеэкраннарда алып баручы һәм сериалларда актер буларак сынап карый. Шулай да ул сәнгатьне спорт белән үреп бару хыялын башыннан чыгармый. Фигуралы шуу бәлки шуңа аның күңеленә аеруча якын тоелгандыр.
Егет беренче тапкыр тимераякка 2008 елда «Buzda Dans» («Боздагы биюләр») телевизион проектында партнеры - Словакиянең фигуралы шуу остасы Ольга Бестандигова ярдәмендә баса. Бу вакытта аңа инде 32 яшь була. Актерлык һәм спортчы талантын куша белгән Ильхан Мансыз белән Ольга Бестандигова пары проектта җиңеп чыга. Шуннан рухланган егеттә үзен профессиональ фигурист буларак сынап карау теләге ныгый. Узган җәйдә ул Ольга Бестандигова белән парлы шуу дисциплинасында Төркия данын Сочи Олимпиадасында яклауга әзерләнә башлый.
«Бозда көненә алтышар-сигезәр сәгать күнекмәләр уздырып, шулкадәр канәгатьләнү хисе ала идем. Шактый алга китешне сизгәннән соң, без Олимпиадага әзерләнергә карар кылдык. Тимераякка соң басуымны кимчелек дип санамыйм, футболга да мин соңрак килдем. Әгәр чынлап торып нәрсәгәдер ирешергә телисең, уңышка ышанычың зур һәм тырышып эшли аласың икән, барысына да ирешеп була», - дип белдерә мәхәббәтне генә түгел, спортны да төрле яшьтә буйсындырып була икәнен раслаучы спортчы. 37 яшьлек Мансыз фикеренчә, Сочи Олимпиадасына эләгү генә дә алар өчен зур триумф булачак.
Әгәр бу парга Сочида чыгыш ясау насыйп булса, Мансыз дөнья спорты тарихына футбол буенча дөнья чемпионатында һәм кышкы Олимпиадада катнашкан спортчы булып кереп калачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading