16+

Путин: "Һичшиксез, безнең спортчыларга – афәрин"

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоэлемтә аша Физик культура һәм спортны үстерү буенча РФ Президенты каршындагы совет утырышында катнашты. Утырышны Россия Президенты Владимир Путин уздырды. Катнашучылар XXXII Олимпиада һәм XVI Паралимпия җәйге уеннарында Россия спортчыларының чыгыш ясау нәтиҗәләре, шулай ук балалар һәм яшүсмерләр спортын үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Владимир Путин Токиода узган Олимпия уеннарында Россия спортчыларының чыгышын уңай бәяләде. "Һичшиксез, безнең спортчыларга – афәрин. Алар ышанычлы рәвештә алга барсыннар, яңа үрләр яуласыннар өчен ярдәм кирәк, шул исәптән дәүләт тарафыннан да", - диде ул.

РФ Президенты искә төшергәнчә, элегрәк югары казанышлар спорты белән идарә итү системасын камилләштерү һәм спортның барлык олимпия һәм паралимпия төрләре буенча атлетлар әзерләү инфраструктурасын модернизацияләү буенча чаралар күрергә кирәк.

Владимир Путин ассызыклаганча, бүгенге көндә төп бурыч – үсеп килүче буынны спортка физик үсеш үзенчәлекләре булган һәм авыр тормыш хәлендә калган балаларны җәлеп итү. Моның өчен балаларны иртә физик яктан үстерү үзәкләре, мәктәп спорт клублары һәм лигалар челтәрен формалаштыру кирәк.

"Якындагы елларда төзергә яки капиталь ремонт ясарга планлаштырылган меңләгән мәктәпләрне спорт белән шөгыльләнү өчен тиешенчә җиһазландырырга кирәк. Россиянең башка гомуми белем бирү һәм спорт мәктәпләре кебек үк. Моннан тыш, агымдагы ел ахырына кадәр профильле дәүләт программаларына комплекслы спорт объектларын төзүне һәм киләчәктә карап тотуны кертергә кирәк", - дип билгеләп үтте дәүләт башлыгы.

Моннан тыш, ул быел ел ахырына кадәр профильле дәүләт программаларына комплекслы спорт объектларын, шул исәптән бассейннар төзүне һәм киләчәктә карап тотуны кертергә кушты.

Владимир Путин субъектлар башлыкларына мөрәҗәгать итеп, 2024 елга чыгымнарның гомуми күләмендә спортны бюджет финанславы дәрәҗәсен 2%ка җиткерү кирәклеген билгеләп үтте. Бу акчалар, нигездә, массакүләм спортка китергә тиеш.

ТР Президенты Матбугат хезмәте

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading