16+

Радик Сәлахов Лаештан киткән

Быел, узган җәйдән аермалы буларак, көрәш базарында артык зур игътибар җәлеп итәрлек трансферлар булмады. Бар да үз җае белән барды дигәндә, август ахырында гына бер күчеш булганлыгы ачыкланды. Ышанычлы чыганаклар, Лаеш батыры Радик Сәлаховның башка командага күчүе турында хәбәр итте.

Радик Сәлахов Лаештан киткән

Быел, узган җәйдән аермалы буларак, көрәш базарында артык зур игътибар җәлеп итәрлек трансферлар булмады. Бар да үз җае белән барды дигәндә, август ахырында гына бер күчеш булганлыгы ачыкланды. Ышанычлы чыганаклар, Лаеш батыры Радик Сәлаховның башка командага күчүе турында хәбәр итте.

Әлбәттә, без әлеге күчешкә бәйле кешеләр белән элемтәгә чыктык. Ләкин җавап булмады. Радик үзе исә раслады әлеге фактны: “Зәйгә күчкәнсең дип ишеттем. Дөресме ул?” дигән соравыма кыска гына “Әйе, дөрес” дип җавап бирде. Артыгын сөйләмәде үзе. Димәк, соңгы елларның данлыклы батыры Радик Сәлахов туган төбәге - Зәй командасына өчен көрәшә башлаячак. Хәерлесе белән булсын.

Чыннан да, Сәлахов – соңгы берничә ел эчендә үзен бик шәп күрсәткән батыр. Аны хәтта мәрхүм көрәшчебез, легендар Ильяс Галимовны алмаштырган батыр дип тә бәялиләр. Авыр үлчәүдә көрәшүенә карамастан, җиңел көрәшүе, үзеннән авыррак көндәшләрен дә җиңү өчен, әлбәттә. Аңлашыла ки, Зәйдә тугач, Зәйдә танылу да алды Радик. Мөмкинлекләрен күреп, аны Әлмәт командасына чакырдылар (шул ук Ильяс Галимов тырышлыгы белән). Анда да сынатмады, Әлмәт командасының командалар беренчелегендә алдынгы урында булуына үзеннән зур өлеш кертте. Ә узган ел исә, ялгышмасам, 1 июльдән Лаеш командасы өчен көрәшәчәге билгеле булды.

Көрәш дөньясында “Дрим-тим”га әйләнгән лаешлылар узган сезонда Федерация Кубогы, Татарстан чемпионаты, Муса Җәлил истәлегенә узучы бәйгеләрдә җиңү яулады. Радик та сынатмады: Татарстан, Россия, дөнья чемпионы булып танылды. Быелгы Сабантуйларда да иң күп җиңүләрне (һәм машиналарны да - 4) нәкъ менә Радик яулады. Әлбәттә, бу очракта көрәшчегә генә түгел, ә аны лидер итеп “тота” белгән Лаеш командасына, көрәш функционерларына да “афәрин” диясе генә кала.

Зәй командасы лидерлар арасына күтәрелә алырмы? Бәлки анда да янәдән революция ясап яталардыр? Радик үзе Чаллыда яши, билбаулы көрәш бәйгеләрендә Чаллы командасы өчен көрәшә дип беләбез. Димәк, аны Чаллы командасына чакыру мөмкинлеге дә булгандыр. Әлмәт командасы өчен дә шәп кадр булыр иде ул. Алга таба ни булыр, әлегә әйтә алмыйбыз. Әлегә Радик Сәлахов Зәй өчен көрәшәчәкмен дип хәбәр итте. Уңышлар, Радик!

Тагын укырга: Радик Сәлахов: "90 килограммлы чакларга кайтып бил алышып карыйсы килә"

Фото: Манзара

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading