16+

Раил – беренче булырга, ә Илмир белән Радик икенче урынга чыгарга мөмкин

ХХI гасырның иң титуллы Татарстан чемпионнары кемнәр алар?

ХХI гасырның иң титуллы Татарстан чемпионнары кемнәр алар?

Статистик мәгълүматларга караганда, әлегә Татарстан чемпионатларын иң күп откан көрәшчеләр булып легендар Айрат Гилаев һәм Рөстәм Мухамовлар исәпләнә. Алар үз карьераларында республика чемпионнары баулып 10ар тапкыр танылганнар. Кызык, моңа кадәр басылган белешмәлекләрдә Гилаев 9 тапкыр Татарстан чемпионы дип языла иде. Баксаң, ул 10 тапкыр җиңү яулаган икән. Нигәдер иң беренче җиңүен, 1995 елда ул ук яуланган титулын санамый килгәннәр булып чыга.
Икенче урында – Раил Нургалиев һәм мәрхүм Ильяс Галимов. Алар исәбендә 9 җиңү бар. Әгәр дә быелгы чемпионатны отса, Нургалиев иң титуллы көрәшчеләр арасына керәчәк. Моның өчен аның мөмкинлекләре бар. Көрәш ярышларында 115 кг.га кадәр үлчәү авырлыгын кертү аңа ярдәм итәргә мөмкин. Бу үлчәүдә ике пар калды: Нургалиев –  Алтынбаев, Фаршатов – Сыртаев.
Ә менә 8әр тапкыр Татарстан чемпионатларын откан көрәшчеләр күбрәк: Айдар Хәйретдинов, Руслан Нургалиев, Илнар Әхмәтҗанов, Илмир Төхвәтуллин һәм Радик Сәлахов. Беренчесе өчесе көрәшми инде. Илмир белән Радик исә иң титуллы көрәшчеләр арасында икенче урынга чыгарга мөмкин. Ә бу исә аларга өстәмә бер стимул булыр дип ышанып калабыз. Төхвәтуллин авырлыгында 5 көрәшче калды (иртәгә Илмир Рәсим Шириев белән очраша), Сәлахов категориясендә өчәү генә калды. Радик – так, димәк финалга чыккан дигән сүз.
Уңышлар, егетләр!

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Раилю отделно категорию придумали

    Мөһим

    loading