16+

Раил – Мусаны, Муса Раилне җиңде: Федерация Кубогы хикмәтләре

Узган шимбәдә Казанның “Ак Барс” Көрәш сараенда көрәш буенча ир-егетләр арасында Федерация Кубогына командалар ярышы узды. “Минсельхоз” тарихта калды бугай. Ә бит күпләр аны сагына...

Раил – Мусаны, Муса Раилне җиңде: Федерация Кубогы хикмәтләре

Узган шимбәдә Казанның “Ак Барс” Көрәш сараенда көрәш буенча ир-егетләр арасында Федерация Кубогына командалар ярышы узды. “Минсельхоз” тарихта калды бугай. Ә бит күпләр аны сагына...

Кем гаепле?
Билгеле булганча, өлкәннәр арасында Федерация Кубогына ярышлар беренче тапкыр узган ел оештырылган иде. Көз көне, санитар-эпидемиологик вазгыять яхшыдан булмау сәбәпле, декабрь ахырында, Татарстан чемпионатыннан соң үтте ул. Аңлашылып бетмәде ул ярыш. Үзе командалар арасында булса, үзе шәхси беренчелектә. Авырлык үлчәүләре дә күпләрне аптырашта калдырган иде. Нибары 5 үлчәү категориясендә үтте. Көз көне, октябрьдә, халык теленә кереп калган “минсельхоз” урынына узарга тиеш иде ул.

Әйе, күпләр ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призларына узучы ярышларны сагына. Сагындыра да шул. “Авыл батырлары ярышы иде ул. Төрле юллар табып, шәһәр егетләре дә район командалары составына керсә дә, районнар ул вакытта икешәр-өчәр команда куя ала идек. “Стенка” бар иде бит инде, шул ук Әлмәттә узучы “Алтын сөлге”не зуррак масштабларга гына күтәрәсе иде”, ди танылган бер көрәш тренерларының берсе “ШК” хәбәрчесе белән аралашуда. “Ярый әле Марат Готович ташламады көрәшне”, дип тә өстәп куйды.

Әйе, төп сәбәпләрнең берсе, мөгаен, көрәш федерациясенең җитәкчесе Марат Әхмәтовның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры вазифасыннан китүедер. Яңа министрга кирәк булмадымы бу ярыш, әллә башка сәбәпләр бармы – анысын  бер белербез әле. “Республикабыз ел саен шул кадәр мул уңышка ия булдык, авыл хуҗалыгында күрсәткечләр шәп дип мактана бит. Нигә соң “минсельхоз”ны калдырып, тагын да зуррак масштабларда уздырмаска?” дип сорау бирә безгә көрәш функционерларының тагын берсе...

“Күрсәтмә чыгышлар” - яңа термин
“Стенка на стенку” - “минсельхоз” сүзе урынына керәчәк яңа термин булыр, ахры. Яшьләр арасында бу бәйге инде күптән уздырыла. Үз тарихы да, әйтер сүз дә бар. Ир-атлар арасында әлегә яңа гыйбарә ул (килешәм, “Алтын сөлге” - көчле ярыш, әмма аның дәвамы булып бетмәде әле). Шәхси күрсәткечләр биредә командага эшләргә тиеш. Бер-береңә терәк, иңне-иңгә куеп кына җиңәргә мөмкин биредә. Монда кем беләндер сөйләшеп кенә отып булмый.

Сөйләшү дигәннән... Әйе, андыйлар юк диярлек биредә. Әгәр дә берәр команда инде 4 алышта ук җиңмәгән булса. Җиңгән булса, аннан чистага күтәреп салулар, яисә, бөтенләй көрәшеп тормаулар китә. Андыйларны күп күрдек узган шимбәдә. Ярый әле шундый “күрсәтмә чыгыш”лар булды, чөнки бар да без теләгәнчә барса, ярышлар кичке алтыда түгел, төнлә беткән булыр иде. Әнә, финалда күпләр бик теләп көткән Раил Нургалиев – Муса Галләмов очрашуы да булмый калды бит. Лаешлылар инде җиңгән иде. Раил бик шатланып кул күтәрде, Муса “минем травма” дип “акланды”. Кыскасы, Раил дә Мусаны җиңде, Муса да Раилне җиңде булып чыга.

Көрәштә дә “дрим-трим” бар
Лаеш командасы лаеклы җиңде. Үзенә күрә “дрим-тим” биредә. Алексей Абрамов, Илназ Димеев, Динар Кәримуллин, Раил Сәлахетдинов, Ранис Галимуллин, Муса Галләмов, Радик Сәлахов – җиңүчеләр командасы бу! Татарстан җыелмасы, Россия җыелмасы дип тә атарга була бу команданы хәзер. Анысын Татарстан чемпионаты күрсәтер. Димәк, бу егетләргә, дөресрәге, командага хәзер зур җаваплылык та өстәлә. 

Муса дигәннән, бу ярышта ул шактый җиңелде. Аягы белән проблемалар бар, күренеп тора. “Минсельхоз“ булса, җирәбә дә бик үк “туры килмәсә”, ул мөгаен призерлар арасына да керә алмас иде. “Муса Галләмов якын араларда көрәшче карьерасын тәмамлар дип язарга туры килер ахры”, дип тә уйлап куйдым әле. Яман ният белән түгел. Ә команда ярышы – команда ярышы инде ул. Бу яктан Лаеш командасында чыннан да кирәк чакта бер-берсе өчен янып торган егетләр җитәрлек. Ранис Галимуллинны гына алыйк әнә. “Җиңел”ләрдән башлаганда да, “дәү”ләрдән башлаганда да уртада ул иде. Күп кенә мөһим очколарны ул яулады. Яки, мәсәлән, чирекфиналда Лаеш – Чаллы очрашуын алыйк. Җиңүче соңгы алышта ачыкланды. Иң җиңел үлчәүдә чыгыш ясаган Алексей Абрамов, Чаллы көрәшчесен берничә секундта чистага салып, Лаеш командасына кирәкле җиңү китерде. Һәр көрәшкә дога укып чыккан Абрамовның (ислам динен кабул итүе турында күплр белми дә калмагандыр) бу алымына каршы көндәшләре тарафыннан бернинди сорау калмады: Чаллы командасы тренеры Илнур Хәйбуллин бик озак алкышлап торды аңа, аннан барып, соклануын һәм... җиңелүен белдереп, көндәшен кочаклап та алды.

Чаллы командасы үзе дә аңарчы соңгы алышта гына җиңү яулады. Балтач командасын оттылар алар. Балтачлылар – һәрчак бердәм. Шушы “команда рухы” аларга ярдәм дә итәргә тиеш булгандыр да, булып чыкмады. Бәлки соңгы еллардагы лидерлары, әйтик, Илдан Әхмәтханов, Илназ Минмуллиннар җитмәгәндер.

Теләче командасына, Аллаһ ярдәм бирсен. Әйе, бу юлы да үзләренә Артур Зөлкәрнәевны, Айгиз Зәйнетдинов кебек көчле башкорт егетләрен тарткан иде алар. Икенче командалары да матур гына чирекфиналга кадәр барып, “өлкән” иптәшләренә оттырды. Финалда, һичшиксез, Лаеш командасына хаклы оттырды алар. Азат Нурмөхәммәтов, Динар Кәримуллин, Ранис Галимуллин, шактый еллар теләчеләр өчен чыгыш ясаган Муса Галләмовлар җыелган Лаеш командасына.

...18-19 ноябрьдә шул ук “Ак Барс” Көрәш сараенда Татарстан чемпионаты узачак. Анда җиңүчеләр  Россия чемпионатына эләгә. Россия чемпионатын отучылар дөнья масштабына чыга алачак. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading