16+

Ранис Галимуллин сенсацион белдерү белән чыкты

Кемдер көенер, кемдер сөенер дисәк тә, көтелмәгән булды бу хәбәр.

Ранис Галимуллин сенсацион белдерү белән чыкты

Кемдер көенер, кемдер сөенер дисәк тә, көтелмәгән булды бу хәбәр.

"Көрәш буенча дөнья чемпионаты минем өчен рәсми ярышларда соңгы көрәшүем иде, - шулай дип башлады сүзен Ранис "ШК" хәбәрчесе белән сөйләшүдә. - Көрәшне туктатам, үзем өчен генә тренировкаларга йөрергә планлаштырам. Сәламәтлек өчен. Бүтән рәсми бәйгеләрдә көрәшмим".

Ранисның көрәштән китүе турында имеш-мимешләрне инде ишеткәнем бар иде, шаяргандыр, чын түгелдер дип уйлаган идем. Бүгенге белдерүе дә дөнья чемпионатында җиңелгәннән соң тугандыр дип фаразладым. Ә ул инде үзе күптән уйлап куйган икән."Юк, инде күптән үзем өчен хәл иткән идем мин. Россия чемпионатын отсам, дөнья чемпионатына эләксәм, көрәштән китәрмен дип уйлаган идем инде мин. Россия чемпионатын оттым, дөнья чемпионатына эләктем, шулай хәл ителде инде барысы да. Юк, бүгенге оттырыш белән бәйле түгел ул. Шулай язгандыр инде, берни эшләп булмый. БРИКС Уеннарына эләгеп, Аллаһка шөкер, анысын оттым. Үземнең көрәш карьерасында бер отмаган турнир калды - дөнья чемпионаты. Нәрсә дә булса шулай калырга тиеш булгандыр инде. Гомумән алганда, малай туса, көрәштән китәрмен дигән уй алдан ук бар иде".

Әлбәттә, һәр көрәшче кебек, Ранис Галимуллин да барыбер көрәштән китмәстер. Үзе дә шулай ди. "Лаешны күтәрергә, гомумән, көрәшебезне үстерергә көчемне куячакмын. Булган тәҗрибәмне яшьләргә, үсеп килүче буынга тапшырасым килә. Минем үземнең эш бит инде, Казанда да, Лаешта да, Теләчедә дә, Питрәчтә дә дигәндәй, эшләрем бара, шөкер. Инде бүген үк берничә яшь егеткә матди ярдәм күрсәтеп киләм, шул эшне дәвам итәсе, алмаш тәрбиялисем килә", ди Ранис.

- Мин беркайчан да үкенмәдем көрәш белән шөгыльләнүемә. Аллаһы Тәгаләгә, якыннарыма, тренерларыма көрәшкә керткәннәре өчен рәхмәтлемен. Көрәш мине күпме дуслар белән таныштырды, кеше арасына кертте. Кая барсам да, көрәшче дип, көрәшче итеп таныйлар, кирәк чакта ярдәм итәләр, авыр чакта булышалар. Көрәш безне эшле итте, көрәш безне кеше итте. Мин бик рәхмәтлемен көрәшкә, - дип тәмамлады сүзен Ранис Галимуллин.

Киләчәк тормышларыңда да, көрәштәге кебек үк, җиңүләр, уңышлар насыйп булсын, Ранис!

Язмага реакция белдерегез

5

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading