16+

Ригадан җиңү белән кайттылар

Казанның «Ак барс» хоккей командасы, кунакка барып, Риганың «Динамо»сын җиңеп кайтты. Песонен, Хешка һәм Бурмистров голларына каршы ригалылар бары тик Щехура голы белән генә җавап бирә алды. Исәп - 3:1.

Ригадан җиңү белән кайттылар

Казанның «Ак барс» хоккей командасы, кунакка барып, Риганың «Динамо»сын җиңеп кайтты. Песонен, Хешка һәм Бурмистров голларына каршы ригалылар бары тик Щехура голы белән генә җавап бирә алды. Исәп - 3:1.

Белов шәкертләре исәпне 8 нче минутта ачып җибәрделәр. Шул минутта Янне Песонен үз исәбенә бер алканы язып та куйды. Икенче периодта исә тамашачылар кунаклардан каршы як капкага тагын ике алка кергәнлеген тамаша кылырга мәҗбүр булдылар. Алкаларның икесенең дә Казан клубында яңа гына уйный башлаучылардан булуы игътибарга лаек. Икенче 20 минутлыкның башында ук Александр Бурмистров, аннан 6 минут кына калышып, Шон Хешка да үз исәпләрендә булган алкалар санын арттырдылар.
Исәпкә алынмаган бер алкадан соң боз хуҗаларының чынлап торып ачулары чыкты булса кирәк, «Ак барс»ка төрле яклап һөҗүмнәр башланды. Тырыша торгач, төп вакыт бетәргә 12 минут кала, казанлылар капкасына бер алка кертүгә дә ирештеләр. Ригалылар бу минутта Пол Щехурага бик рәхмәтле булганнардыр.
Матчның азагында күпләр йөрәк даруларына ябышканнардыр, мөгаен. Финал сиренасы яңгырарга бер минут күрсәткәндә, «барс»лар азчылыкта калды, чөнки казанлыларның капитаны Илья Никулинны «начар егетләр» урындыгына утыртып куйдылар. Ә «динамо»лыларның тренерлар штабы капкачыны уенга кушты. Шулай итеп, уен кырында 4 кешегә каршы 6 кеше калды. Әмма Алла язганнан узып булмый, җиңәргә икән җиңәргә. «Ак Барс» үз капкасын алкалардан саклап кала алды.
PS. «Ак барс» бүген Мәскәүнең ЦСКАсы белән уйнаячак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading