16+

«Россия чаңгы юллары-2015» ярышында республика буенча 150 меңнән артык кеше катнашыр дип көтелә

Бу якшәмбе - 8 февраль көнне, барыбыз бергә җыелып, «Россия чаңгы юллары-2015» ярышында катнашачакбыз. Йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш елында бөтен ил буенча үткәрелә торган массакүләм чаңгы ярышында катнашмый калу уңайсыз булыр кебек. Сәламәтлек саклау министрыбыз Адел Вафин да, мөмкинчелек чыккан саен, сәламәт яшәү рәвеше алып бару турында сөйли бит....

«Россия чаңгы юллары-2015» ярышында республика буенча 150 меңнән артык кеше катнашыр дип көтелә

Бу якшәмбе - 8 февраль көнне, барыбыз бергә җыелып, «Россия чаңгы юллары-2015» ярышында катнашачакбыз. Йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш елында бөтен ил буенча үткәрелә торган массакүләм чаңгы ярышында катнашмый калу уңайсыз булыр кебек. Сәламәтлек саклау министрыбыз Адел Вафин да, мөмкинчелек чыккан саен, сәламәт яшәү рәвеше алып бару турында сөйли бит....

Бу якшәмбе - 8 февраль көнне, барыбыз бергә җыелып, «Россия чаңгы юллары-2015» ярышында катнашачакбыз.

Йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш елында бөтен ил буенча үткәрелә торган массакүләм чаңгы ярышында катнашмый калу уңайсыз булыр кебек. Сәламәтлек саклау министрыбыз Адел Вафин да, мөмкинчелек чыккан саен, сәламәт яшәү рәвеше алып бару турында сөйли бит. Үзе дә бу эштән читтә калмый. Берничә атна элек кенә "Яраткан шәһәребезне кардан чистартырга ярдәм итик!" акциясен уздыру башында да торды ул. Акциянең төп максаты да әлеге дә баягы йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәшү иде. Министр фикеренә караганда, сәламәт яшәү рәвеше алып бару гомер озынлыгын арттыруга китерә. Казан урамындагы карны чистарта-чистарта:
- Шәһәр халкы өчен кар яву - ул урамга чыгып хәрәкәтләнү өчен яхшы мөмкинлек. Россиядә, әйдәп баручы илләр белән чагыштырганда, физик активлык 4,5 тапкыр ким. Безнең өчен кешеләрнең күбрәк хәрәкәт итүе, йөрәк яхшы эшләве мөһим. Кич белән шәһәрлеләр балалары белән чыгып хәрәкәтләнсеннәр өчен шундый эш башладык: 40 минут актив эшләп алу йөрәгегез өчен файдалы булачак, - диде ул.

"Россия чаңгы юллары-2015" ярышына килгәндә, ул утыз өченче тапкыр үтә. Быел анда республика буенча 150 меңнән артык кеше катнашыр дип көтелә. Ул, чаңгы спортын, сәламәт яшәү рәвешен яратучыларны берләштерү белән бергә, аеруча истәлекле вакытта уза: тиздән Сочида Олимпия һәм Паралимпия уеннарын үткәрүгә бер ел тула, шуңа өстәп җәйгә Казанда Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты ярышлары да үтәчәк. Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов сүзләренчә, быел "Россия чаңгы юллары"нда Татарстанның төрле вузлары студентлары активрак катнашачак. Моннан тыш, ярышларда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның да катнашуы көтелә.

- Республиканың барлык районнары һәм шәһәрләренең хакимият җитәкчеләре дә быел чаңгыга басачак, - дип ышандыра министр урынбасары.

Шунысын да әйтергә кирәк: республикада чаңгы спорты актив үстерелә. Күптән түгел Татарстан спортчыларының XXVII Бөтендөнья кышкы Универсиадасында җиңүе дә шуны раслады. Татарстан спортчысы Андрей Ларьков белән Артем Николаев алтын медаль алды, Нияз Нәбиев исә "бронза"лы булды.

Казанда төп старт Залесный бистәсендә, "Солнечный" лагере янында биреләчәк. Совет районы халкы өчен Дәрвишләр бистәсендәге Каенлыкта старт биреләчәк. Бәйрәм тантанасы атмосферасын булдырыр өчен билгеләнгән мәйданчыкларда төрле күңел ачу чаралары оештырылачак, төрле иҗат коллективлары чыгыш ясавы көтелә.

Оештыручылар барлык кешеләр дә өчен дә максималь рәвештә уңайлы шартлар булдыруны максат итеп куйган. Хәзерге вакытта чаңгы трассасын, парковкаларны әзерлиләр. 8 февраль көнне һава торышы да шәп булачак икән, нибары 10 градус салкын булачак ди синоптиклар.

Чаңгыда йөрергә яратучы Эльмира Басыйрова да ярышта катнашырга уйлап тора. Эльмира Яшел Үзән районының Раифа бистәсендә яши, һөнәре буенча укытучы.

- Кышны мин бик көтеп алам. Көннәр суыта башлауга, чаңгыларымны, махсус спорт киемнәремне әзерләп куям, - диде ул. - Атнаның һәр шимбә, ял көнендә чаңгыда йөрергә чыгам, безнең янәшәдә генә урман да бар. Миңа ияреп кайвакыт сыйныф укучыларым да чыккалый. Чаңгыга бер баскан кеше аңардан аерыла да алмый, минемчә.

Кайберәүләр спорт залында шөгыльләнүне өстенрәк күрә, әмма мин аны чаңгыда йөрү белән чагыштыра алмыйм. Кыш көне без болай да өйдә генә утырабыз, ә монда саф урман һавасы. Бөтен җирдә аклык, кояш елмая, карлар вальс әйләнә. Спорт кына түгел, романтика бит бу...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading