16+

Россия командасының инде 20 ел Олимпиадаларның гомуми зачетында лидер була алганы юк

Россия җәйге Олимпия уеннарын беренче һәм соңгы тапкыр моннан 33 ел элек - 1980 елда кабул иткән иде. Ә менә кышкы Олимпия уеннарын уздыру бәхете безгә әле генә тиде. Бик көтеп алган уеннарда Россия командасы алдында җаваплылык та гаять югары. Советлар Союзы таркалганнан соң, яңа Россия тарихында безнең командаларның Олимпиадаларның...

Россия командасының инде 20 ел Олимпиадаларның гомуми зачетында лидер була алганы юк

Россия җәйге Олимпия уеннарын беренче һәм соңгы тапкыр моннан 33 ел элек - 1980 елда кабул иткән иде. Ә менә кышкы Олимпия уеннарын уздыру бәхете безгә әле генә тиде. Бик көтеп алган уеннарда Россия командасы алдында җаваплылык та гаять югары. Советлар Союзы таркалганнан соң, яңа Россия тарихында безнең командаларның Олимпиадаларның...

Сочида тиз генә сикереш ясый алуга өметләнмәсәк тә, моннан дүрт ел элек Ванкувердагы уңышсызлыклардан сабак алып, позицияләребезне яхшыртырбыз дип өметләник. Россия командаларының совет чорыннан соң ак Олимпиадаларда катнашу тарихы 1992 елдан башлана. Дөрес, ул вакытта Россия спортчылары элекке совет республикаларының берләшкән командасы данын яклый. Тагын ике елдан - 1994 елда Лиллехамер Олимпиадасында Россия тәүге тапкыр, мөстәкыйль ил буларак, үз командасын тәкъдим итә. Бу уеннарда безнең спортчылар, кайбер төшенке фаразларга карамастан, барлыгы 23 медаль яулап (шуның 11е алтын), гомумкоманда зачетында икенче урын ала. Норвегиядә узган әлеге уеннарда безнең командага алтын медальләрне чаңгычылар Любовь Егорова (шәхси ярышлар), Нина Гаврилюк, Елена Вялбе һәм Лариса Лазутина (эстафета), биатлончылар Сергей Тарасов белән Сергей Чепиков, Надежда Таланова, Наталья Снытина, Луиза Носкова, Анфиса Резцова (эстафета), тимераякта узышучылар Александр Голубев белән Светлана Бажанова, фигуристлар Алексей Урманов (ялгыз шуу), Екатерина Гордеева белән Сергей Гриньков (парлы шуу), Оксана Грищук белән Евгений Платов (биюләр) китерә.
Тагын дүрт елдан Япониянең Нагано каласында узган XVIII кышкы Олимпия уеннарына да фаразлар каршылыклы була. Россия олимпия комитетының ул чактагы вице-президенты Владимир Логинов, безнең спортчылар бу уеннарда 11 алтын медаль яулый ала, дип фаразлаган иде. Чит ил аналитиклары Россия өчен башкача фаразлар корды, алтын медальләрнең 5тән артмау ихтималын тәкрарлады. Нәтиҗәдә, Наганодагы уеннар безнең спортчыларга 18 медаль китерде, шуның яртысы иң югары пробалы иде.
Шунысы игътибарга лаек: алтын медальләрнең бишесе - безнең хатын-кыз чаңгычылар исәбендә. Шуларның өчесен - Лариса Лазутина, берсен - марафон дисциплинасында Юлия Чепалова яулады.
Бер алтын биатлончы Галина Куклева, өч алтын фигуристлар Оксана Казакова һәм Артур Дмитриев, Оксана Грищук һәм Евгений Платов, Илья Кулик исәбендә.
Командаларның рәсми булмаган зачетында Россия, Германия белән Норвегиядән генә калышып, өченче урынны алды.
2002 елгы Солт-Лейк-Сити Олимпиадасы тарихка безнең спортчыларга да кагылган җәнҗалларга, интригаларга бай уеннар булып кереп калды.
Америкадагы бу уеннар алдыннан, Россиянең спорт түрәләре яулаган медальләр санының 35кә җитү ихтималын фаразлаган иде. Алтын медальләр саны буенча бераз тыйнаклык күрсәтеп, анысының саны 9лап булыр дип белдерделәр. Ләкин фаразлар чынга ашып бетмәде: безнең бу уеннарда төрле дәрәҗәдәге 13 медаль яуларга гына көч җитте. Алтын медальләр саны да биштән артмады. Алар - чаңгычылар Михаил Иванов, Юлия Чепалова, биатлончы Ольга Пылева, фигуристлар Алексей Яһүдин, Елена Бержная белән Антон Сихарулидзе исәбендә.
Нәтиҗәдә, гомумкоманда зачетында бишенче урын белән генә канәгатьләнергә туры килде. Журналистлар бу уңышсызлыкны уеннар чорында булган җәнҗаллар белән бәйләп аңлатты. Күңелсезлекләрнең башы бәхәсләрдән соң Халыкара олимпия комитетының, Олимпия чемпионы исемен фигуристлар Елена Бережная белән Антон Сихарулидзе Канада пары Жами Сале белән Давид Пеллетье белән бүлешергә тиеш, дигән карарыннан соң башланды. Моңа чаңгы, биатлонда безнекеләр белән бәйле допинг скандаллары өстәлде.
2006 елда Италиянең Турин шәһәре кабул иткән ак Олимпиада безнекеләр өчен үткәненнән уңышлырак булды. Россия олимпия комитетының ул вакыттагы президенты Леонид Тягачев барлыгы 25 медаль (7се алтын) булыр дип фаразлаган булса, хакыйкать аннан әллә ни ерак китмәде. Россия барлыгы 22, шул исәптән 8 алтын медаль яулады. Шулай булуга карамастан, гомумкоманда зачетында дүртенче урыннан күтәрелә алмадык. Безне Германия, АКШ, Австрия узып китте.
Туринда Россиягә беренче җиңүне чаңгычы Евгений Дементьев китерде. Эстафетада Юлия Чепалова, Наталья Баранова-Масалкина, Лариса Куркина һәм Евгения Медведева-Арбузова аның уңышын кабатлады. Тагын өч алтын - фигуристлар Татьяна Тотьмянина белән Максим Маринин, Татьяна Навка белән Роман Костомаров, Евгений Плющенко исәбендә. Биатлончылар ике дисциплинада чемпион булды. Ольга Зайцева, Альбина Әхәтова, Анна Богалий һәм Светлана Ишморатова эстафетада җиңде, Светлана Ишморатова, моңа өстәп, 15 км га узышта беренче килде. Тагын бер алтынны тимераякта узышчы Светлана Журова китерде.
2010 елда медальләр зачетында 11 нче урын белән тәмамланган Ванкувер Олимпиадасы Россия командасы өчен иң уңышсызы булды.
Башта спорт түрәләре, бу уеннар 30га якын медаль китерергә, шуның 7-11е алтын булырга мөмкин, дип лаф орган иде. Хакыйкать күпкә кырысрак булып чыкты. Канададагы бу уеннарда без фаразланган медальләрнең яртысын гына яулый алдык. 15 медальнең нибары 3есе генә алтын. Россия фигуристлары, Олимпиадаларда катнашу тарихында беренче тапкыр, алтын медальсез калды. Илебез хоккей командасының плей-оффның беренче матчында ук канадалыларга зур исәп белән оттыруы тагын да авыррак булды. Шулай да хатын-кыз биатлончыларның (Светлана Слепцова, Анна Богалий-Титовец, Ольга Медведцева, Ольга Зайцева) эстафетада, Евгений Устюговның масс-стартта җиңүе, чаңгычылар Никита Крюков белән Александр Панжинскийның алтын өчен көрәштә финиш сызыгын бер үк вакытта үтеп керүе күңелне бераз җылытты.
Ванкувердан соң, Россия Олимпия комитеты президенты Леонид Тягачевка, РФ чаңгы узышлары, тау чаңгысы спорты, чана спорты федерацияләре президентларына кәнәфиләрен бушатырга туры килде.
2010 елның маеннан Россия олимпия комитетында җитәкчелек Александр Жуковка тапшырылды.
Александр Жуковның Сочи Олимпиадасына фаразлары сак. «Гомумкоманда зачетында дүртенче-бишенче урын алу безнең Олимпия дружинасы өчен яхшы нәтиҗә булыр иде», - дип саный ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading