Шушы көннәрдә республиканың мәгълүм бер интернет басмасы фигурист Евгений Плющенкога бойкот игълан итүе турында хәбәр таратты. «Плющенко, шәхси беренчелектә ярышудан баш тартып, ялгыз шууда Россияне соңгы 30 елда беренче тапкыр Олимпия медальсез калдырды», диелә аңлатма язуында. Фигуристның апрель аенда Казанда узачак шоуының мәгълүмат партнеры булган бу басма шул рәвешле хезмәттәшлектән...
Мәшһүр Плющенкога бойкот белдерергә өндәүләр ешаеп китте шул бу көннәрдә. Евгений травмасы яңаруын сәбәп итеп бозга чыгудан баш тарткан мизгелдән ил җәмәгатьчелеге капма-каршы ике лагерьга бүленде. Берничә көн элек кенә Плющенкога дифирамбалар җырлаучылар фигуристның команда ярышларында Россиягә алтын медаль яуларга булышуын шунда ук онытты.
Гаепнең күпмедер күләмдә атта да, тәртәдә дә булуын танырга кирәк. Евгений әңгәмәсендә, бераз хәл алгач, Россия һәм Европа шәһәрләре буйлап гастрольләр турын дәвам итәчәген җиткермәгән булса, бәлки җәмәгатьчелекнең ачуы да бу кадәр кабармаган булыр иде. Соңрак турның кичектереләчәге хәбәр ителде, тик эш узган иде инде. Плющенко Олимпиадага юлламаны Россия чемпионатын отып алган булса да, бу кадәр шаулашмаслар иде, бәлки. Бар хикмәт безнең егетләргә бу Олимпиадага бердәнбер лицензия бирелүдә иде. Соңгы дүрт елда халыкара турнирларда зур уңышка ирешкән фигурист егетләребез булса, без дә, элекке еллардагы кебек, өчәр юллама алган булыр идек. Евгений соңгы елларда һәвәскәрләр спортыннан китеп торганнан соң, халыкара ареналарда аны алмаштыра алырлык россиялеләр күренмәде. Шуңа да, Сочига Ковтунны җибәрергә кирәк иде, диючеләр белән килешеп бетеп булмый. Фигуралы шууда субъектив бәяләү системасы хакимлек итүе беркемгә дә сер түгел. Дөнья күләмендә әле җитәрлек танылмаган яшь спортчының, хаталарсыз чыгыш ясаган очракта да, дәрәҗәле көндәшләреннән югарырак балл алуы бик икеле. Россиянең фигуралы шуу федерациясе җитәкчеләре травмалардан тернәкләнеп кенә килгән Плющенкога шанс биргәннәр икән, димәк, дәрәҗәсе белән генә булса да, аның Олимпия медаленә шанслары булуга ышанганнар. Команда ярышында Евгений үзенә булган ышанычны аклады дип уйлыйм. 30 яшен узган спортчы үзе дә ставканы команда ярышына ясагандыр кебек тоела.
Бүгенге спортның интригалардан аерылгысыз булуын барыбыз да белә. Фигурист белән аның командасы да, илнең спорт федерациясе дә бу хәлләрдән сабак алыр дип ышаныйк.
Тик ничек кенә шауламасыннар, фигуралы шуу спортында үз брендын, үз чорын булдырган Плющенко мәшһүр булудан туктамый. Соңгы 30 елда беренче тапкыр медальсез калдырды дип гаеп ташлаганчы, аның дүрт Олимпиадада Россиягә икешәр алтын һәм көмеш алып бирүен ник уйламыйбыз?!.
Бүген дөньяның фигуралы шуу аренасында Юлия Липницкая йолдызы кабынды дип шатланабыз. Ә бит моннан 16 ел элек 15 яшьлек Женя Плющенко да аренага ташкын булып килеп кергән иде. АКШның Миннеаполис шәһәрендә узган дөнья чемпионатында булды ул. Рус милли киемнәрендә күз иярмәс тизлек белән бөтерчек кебек биегән яшүсмерне Америка тамашачысы аягүрә басып алкышлады, кабат бозга чакырды ул чакта. Миңа да, миллионлаган тамашачы кебек, телевизор экраннары аша моның шаһиты булырга туры килде. Тамашачыларны әсир иткән яшүсмер бик тиз арада үзенең гади фигурист кына түгел, бозда биюче булуын раслады. Шушы вакыт эчендә ул ун тапкыр Россия чемпионатын отты, җиде тапкыр Европа, өч тапкыр дөнья чемпионы булды. Моңа өстәп, дүрт Олимпиадада дүрт медаль яулаган фигурист булып тарихка кереп калды. Плющенконы Ходай, талантлы булудан тыш, зур амбицияле һәм үз кадерен бик яхшы белә торган итеп тә яраткан. Нишлисең, даһиларның берсе дә гади генә холыклы булмый.
Бүген күпме малайлар, Плющенко үрнәгендә, фигуралы шууга килде. Сочи Олимпиадасы чемпионын тәрбияләүдә дә Евгенийның, турыдан-туры булмаса да, өлеше бар. Япон егете Юдзуру Ханю, минем тимераякка басуыма кумирым Евгений Плющенко сәбәпче, дигән иде. Россиядә дә шундый лаеклы дәвамчыларны көтеп калабыз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар