16+

Россиядә трамплиннар сугыштан соңгы чор темплары белән төзелә

Соңгы елларда илебездә трамплиннар төзелеше зур колач алды. Төзүен төзибез, тик алар Сочи Олимпиадасына спортчыларыбызны әзерләп өлгертә алмый, сәбәбе соңрак сафка басуларында. Шуңа күрә бу корылмалар алдагы Олимпиадалар циклына йөз тотып төзелә дип аңларга кирәктер. Россиянең трамплиннан сикерү федерациясе президенты Александр Уваров та әңгәмәләрендә шуңа ишарәли.

- Хәзер ил күләмендә актив темплар белән яңа трамплиннар төзелә. Федерация башлыгы буларак Сезне бу сөендерә торгандыр?
- Эх, күптән түгел Түбән Тагилда, Чайковский шәһәрендә ачылган һәм тиздән Сочида ачылачак мәһабәт трамплин комплексларын ике елга гына иртәрәк төзегән булсак, спортчыларыбыз Сочи Олимпиадасына тагын да яхшырак шартларда әзерләнә алган булыр иде. Шулай да зарлануым түгел, бүген Россиядә трамплиннар сугыштан соңгы чор темплары белән төзелә. Бер ел эчендә халыкара дәрәҗәдәге өчәр трамплин комплексы файдалануга тапшырыла!
- Яңа трамплиннар төзүгә караганда, Сочи Олимпиадасына безгә медаль китерерлек әзерлекле чит ил спортчысын чакыру очсызгарак төшмәс идеме икән?
- Бездә Олимпия уеннары медальләр яулау өчен генә уздырылмый. Дөрес, медаль яулау дәрәҗәне күтәрү өчен кирәк, безнең федерация моңа бөтен көчен куячак. Шул ук вакытта илдә әлеге спорт төрен үстерүне активлаштырганда гына Олимпия медальләре яулап булуын аңларга кирәк. Чит илдән командага спортчы чакыруга килгәндә, андый мөмкинлек бар иде, ләкин без аннан файдалануны кирәк дип тапмадык. 2018 елда Кореяда узачак Олимпиадада Россия спортчылары трамплинда элита арасына керер дип ышанам.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading