16+

Россиянең футбол буенча супер кубогы матчы Казанда уза

Казанда 15 июльдә 17.00 сәгатьтә “Ак Барс Арена” стадионында колачлы спорт чарасы- Россиянең футбол буенча супер кубогы матчы була. Россия чемпионнары “Зенит” (Санкт-Петербург) белән ЦСКА (Мәскәү) очраша. Стадионга керү өчен җанатар паспорты таләп ителми.

Россиянең футбол буенча супер кубогы матчы Казанда уза

Казанда 15 июльдә 17.00 сәгатьтә “Ак Барс Арена” стадионында колачлы спорт чарасы- Россиянең футбол буенча супер кубогы матчы була. Россия чемпионнары “Зенит” (Санкт-Петербург) белән ЦСКА (Мәскәү) очраша. Стадионга керү өчен җанатар паспорты таләп ителми.

Бу турыда “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә хәбәр ителде.

 — Очрашуны кабул иткәннәре өчен Татарстан җитәкчелегенә зур рәхмәт! Казанда спорт чаралары һәрвакыт югары дәрәҗәдә үткәрелә. Казан бик кунакчыл шәһәр,-диде Россия Футбол берлегенең ярышларны оештыру һәм үткәрү департаменты җитәкчесе Ирина Посиренина.-Казанга Мәскәүдән 8 мең, ә Санкт-Петербургтан 6 мең җанатарның килүе көтелә.

Ирина Посиренина сөйләгәнчә, Мактаулы трофей (Кубок) Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрендә күрсәтелә. Казанга әлеге Кубок 15 июльдә “Урам” экстрим-паркына куела, трофей янында фоторәсемгә дә төшәргә мөмкин булачак.

“Ак Барс Арена”да концерт программасы да тәкъдим ителә. Сергей Шнуровның “Ленинград” төркеме һәм “Монгол Шудан” төркеме чыгыш ясый.
 Матч алдыннан Эльмира Кәлимуллина гимн җырлый. 

 — Эльмира Кәлимуллина Россиянең, әллә Татарстанның Гимнын җырлыймы?-дип, “Шәһри Казан” газетасы исеменнән кызыксынып сорау бирдем.
— Россия Гимнын башкара,-дип җавап бирде Ирина Посиренина.
— Россия күләмендәге спорт чараларында кагыйдә буенча Татарстан Гимны башкарылмый,-дип өстәде республиканың спорт министры Владимир Леонов.
Владимир Леонов чыгышын дәвам итеп сөйләгәнчә, Казанда 14 июльдә Үзәк стадионда Россия белән Иранның футбол буенча хатын-кызлар җыелма командаларының очрашуы да үткәрелә.
— Иран спортчылары Казанга килеп төште инде. Шулкадәр җылы итеп каршы алуга сөенүдән, Иран кызларының күзләре яшьләнде, хәтта,-диде Владимир Леонов.

Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров аңлатканча, спорт чаралары үткәрелгән 14-15 июльләрдә җәмәгать транспорты (трамвай, троллейбус, автобус) гадәттәге тәртибендә хәрәкәтләнә. 

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе урынбасары Айрат Сәмигуллин 14-15 июльләрдә Казанда җәмәгать транспортына карамаган транспорт хәрәкәтендә чикләүләр булачагын искәртте. 
— Спорт чарасына 3 сәгать алдан килә башларга киңәш итәбез. Стадион янындагы парковкаларга автомобильләрне куеп тору рөхсәт ителмәячәк,-диде Айрат Сәмигуллин.

Транспорт чараларын стадионга якын урнашкан Әмирхан, Гаврилов урамнарындагы, Ямашев проспектындагы эре сәүдә үзәкләренең территорияләрендә калдырып торып була.  14 июльдә 20.00 сәгатьтән башлап, 15 июльнең 23.00 сәгатендә кадәр Чистай урамына янәшә торган Ямашев проспектыннан Чистай урамы боҗрасына чаклы юл вакытлыча ябыла. “Ак Барс Арена” стадионы янына матч тәмамланган вакытка автобус-шатллар куела.
Россия-Иран командаларының иптәшләрчә очрашуы вакытында 14 июльдә Үзәк стадион каршындагы парковкада 06.00 сәгатьтән 23.00 сәгатькә кадәр транспорт хәрәкәте чикләнә.

Казанда “Зенит” белән ЦСКА командаларының очрашуын “Матч ТВ” телеканалы 15 июльдә 16.00 сәгатьтән күрсәтә башлый.

Фотолар: авторныкы һәм https://t.me/s/spiteful_rubin/7345

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading