16+

Рөстәм Миңнеханов медаль яулаган Татарстан спортчыларын котлады

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Пекинда узучы Кытай Кышкы Олимпия уеннарында алтын һәм көмеш медальләр яулаган Камилә Вәлиева белән Данил Садриев исеменә, зур уңышлары белән котлап, тәбрикләмә юллады.

Рөстәм Миңнеханов медаль яулаган Татарстан спортчыларын котлады

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Пекинда узучы Кытай Кышкы Олимпия уеннарында алтын һәм көмеш медальләр яулаган Камилә Вәлиева белән Данил Садриев исеменә, зур уңышлары белән котлап, тәбрикләмә юллады.

Билгеле булганча, Казанда туып-үскән, бүгенге көндә Мәскәүдә яшәүче якташыбыз Камилә Вәлиева Пекинда командалар ярышында алтын медаль яулады.

"Кадерле Камилә! Фигуралы шууны яратучылар исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сине Олимпия чемпионы исеменә ирешүең һәм иң югары дәрәҗәдәге ярышларда беренче ышанычлы җиңүең белән котлыйм, – диелә Рөстәм Миңнехановның котлау телеграммасы текстында. – Тимераякта ялгыз шууда, һичшиксез, иң яхшысы булу – җыелма команда составында яхшы чыгыш ясау осталыгы – үз-үзең һәм бөтен команда алдында зур җаваплылык хисеннән килә. Син бу сынауны да бик шәп башкарып чыктың – Россия җыелмасының алтын активын арттырдың һәм хатын-кызлар төркемендә иң катлаулы дүртле сикерүләрне башкарган беренче спортчы булдың. Бу әһәмиятле шәхси һәм зур уртак җиңү хисләре сине яңа чыгышларга һәм ышанычлы җиңүләргә рухландырсын. Бары тик алга гына, безнең яшь боз шаһинәбез, чөнки  жюри әгъзалары өчен тел тидермәслек, төгәл һәм нәзакатьле итеп, көндәшләрең өчен буй җитмәслек матур итеп һәм фигуралы шууның миллионлаган сөючеләре өчен искитәрлек итеп  син генә башкара аласың моны. Уңышлар сиңа!"

Көннең икенче яртысында исә Рөстәм Миңнеханов 18 яшьлек Данил Садриевны да котлады. Данил бүген шулай ук командалар ярышында трамплиннан сикерү ярышларында икенче урынны яулады һәм көмеш медальгә лаек булды.

"Кадерле Данил! Татарстан спорт сөючеләре исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сине 2022 елда Пекин Олимпиадасында искиткеч казанышың белән котлыйм. Синең катнашыңда яуланган Россия командасының көмеш медале – аеруча кыйммәтле, чөнки бу безнең ил тарихында трамплиннан сикерү буенча беренче олимпия медале. Гомумән алганда, шундый дәрәҗәле дөнья спорты форумында ышанычлы һәм яхшы чыгыш ясавың – Татарстан өчен зур шатлык һәм горурлык. Рух көче, зур осталык һәм җиңүгә омтылыш өчен, шулай ук үзеңнең беренче тренеры Николай Васильевич Герасимовка югары профессиональлеге һәм намуслы хезмәте өчен аерым рәхмәт сиңа. Сиңа ышанабыз һәм чын күңелдән спортта һәм тормышта яңа уңышлар һәм казанышлар телибез. Сиңа нык сәламәтлек, уңышлар һәм бәхет телим", диелә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау хәбәрендә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading