16+

Рөстәм Миңнеханов: "Сезнең белән чын күңелдән горурланам!"

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ-мастер» командасының «Дакар-2022» халыкара раллида җиңүе уңаеннан «КАМАЗ» җәмгыяте генераль директоры Сергей Когогинга, «КАМАЗ-мастер» командасы җитәкчесе Владимир Чагинга, «КАМАЗ-мастер» командасы коллективына котлау телеграммасы юллады.

"Кадерле камазлылар! «Дакар-2022» халыкара раллиенда «КАМАЗ-мастер» командасының ышанычлы җиңүе белән ихлас котлауларымны кабул итегез. Бу искиткеч казаныш һәм бөтен КамАЗ дружинасының югары осталык һәм дөньяда тиңнәре булмаган Татарстан мустангларының бәхәссез өстенлекләренең ачык дәлиле. Ике атна дәвамында бөтен ил «Зәңгәр Армада» ның Гарәп чүленең буталган лабиринтларын ышанычлы яулавы, экстремаль марафонның барлык кыенлыкларын лаеклы рәвештә башкарып чыгуы, старттан финишка кадәр бәхәссез лидерлыкны саклап калуы һәм абруйлы көндәшләренә бер генә мөмкинлек тә калдырмавы өчен соклану белән күзәтте. Икенче тапкыр рәттән республикабызга һәм бөтен Россиягә истәлекле җиңү алып килгән героик Дмитрий Сотниковның экипажына аерым котлау сүзләре җиткерәм. Сезнең белән, күренекле якташларым белән, чын күңелдән горурланам, иң дәрәҗәле ярышларда матур һәм мактауга лаек көрәшүегез өчен рәхмәт белдерәм. Сезгә киләчәктә дә «Алтын бәдәви»не кулдан чыгармавыгызны, уңышлар һәм яңа җиңүләр телим", диелә котлау телеграммасында.

Билгеле булганча, бүген "КАМАЗ-мастер"ның дүрт экипажы да гомуми исәптә беренче дүрт урынны яулады.

Фото: https://kamazmaster.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading