16+

"Рубин" - "Динамо": 2-0! Европага чыгарбызмы?

Казанның "Рубин" командасы Россия чемпионатының чираттагы тур очрашуында үз мәйданында Мәскәүнең "Динамо"сын кабул итте.

"Рубин" - "Динамо": 2-0! Европага чыгарбызмы?

Казанның "Рубин" командасы Россия чемпионатының чираттагы тур очрашуында үз мәйданында Мәскәүнең "Динамо"сын кабул итте.

Әлеге очрашу алдыннан ике команданың да 46шар очкосы бар иде. Шундый ук күләмдә очколарга тагын берничә команда ия. Шәхси очрашулар, өстәмә күрсәткечләр буенча "Рубин" дүртенче урында бара иде үзе. Ә дүртенче урын - Европа кубокларында уйнау мөмкинлеге бирә. Казан командасына ничек тә шул урынны саклап каласы иде.

Ходайга шөкер, саклап калдылар. "Рубин" уен дәвамында бернинди дә өстенлеккә ия булмады. Ягъни бу уенда Леонид Слуцкий шәкертләре сакланып уйнау схемасын сайладылар. Һәм әлеге тактика уңыш та китерде. Ике тапкыр көндәшләре капкасына типтеләр, ике гол. Голларны Деспотивич һәм Хван Им Бом кертте. Котлыйбыз!

Аңлашыла ки, уенның иң яхшы уенчысы булып капкачыбыз Юрий Дюпин танылды.

Деспотивичның 12нче тубын биредә карарга мөмкин.

Фото: https://www.rubin-kazan.ru/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading