16+

«РУБИН» сафлары яңара

Кайбер массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, «Ренн»ның ярымсакчысы Янн М`Вила Казанның «Рубин» клубына күчкән. Франция басмаларында бу уенчының әлеге ил өчен 2014 елга хәтле чыгыш ясамаячагы турында әйтелә. Футболчыны «Рубин»нан тыш Бөекбританиянең «Куинз Парк Рейнджерс» командасы да үз составында күрергә теләгән, әмма казанлылар өлгеррәк булып чыккан һәм аларның тәкъдиме Янн...

Моңардан тыш, «Рубин»ның өлкән тренеры Корбан Бердыев әйтүенчә, Казан клубы кышкы тәнәфес вакытында сафларны тагын берничә уенчы белән ныгытырга ниятли. 21 гыйнварда Молдованың «Шериф»ы белән очрашуда Руслан Абышов үз көчен сынап карады. «Хазар» һәм Әзәрбайҗан җыелма командаларында уйнаучы 25 яшьлек бу уенчы белән «Рубин» күптәннән кызыксына. «Абышов - күпкырлы, тәҗрибәле уенчы. Аның белән контроль уенда очрашканнан бирле кызыксынабыз, бу уенчы турында җитәрлек мәгълүмат бар», - дип белдергән К.Бердыев. Казан клубында шулай ук тагын бер Әзәрбайҗан футболчысы пәйда булырга мөмкин, аның исемен өлкән тренер әлегә әйтергә ашыкмый.
«Рубин» клубының «Анкарагюджю» (Төркия) ярымсакчысы Хасан Аяроглу белән кызыксынуы да билгеле. 17 яшьлек бу футболчы үзенә игътибарны Төркия яшьләр җыелма командасы составында күрсәткән нәтиҗәле уены белән җәлеп иткән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading