Шәһри Казан

"Рубин" ун елдан соң Мәскәүне яулады

"Рубин" 2010 елдан соң әлеге көндәшен Мәскәүдә беренче тапкыр җиңүгә иреште. 20 уеннан соң Казан командасы исәбендә 31 очко бар һәм алар әлегә җиденче урынга күтәрелделәр.

Казанның "Рубин" командасы Мәскәүдә җирле "Спартак"ны бирелдерде. Исәп - 0:2, казанлылар файдасына. Әлеге очрашуда ике тупны да үз исәбенә Джордже Деспотович язды. Ике очракта да аңа гол кертергә Хвичи Кварацхелия ярдәм итте.

Реклама

Шул рәвешле, "Рубин" 2010 елдан соң әлеге көндәшен Мәскәүдә беренче тапкыр җиңүгә иреште. 20 уеннан соң Казан командасы исәбендә 31 очко бар һәм алар әлегә җиденче урынга күтәрелделәр.

Киләсе уенны якташларыбыз 8 мартта Казанда Санкт-Петербургның "Зенит" командасына каршы уздырачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: