Казанның «Рубин» футбол клубы Грозныйда Мәскәүнең «Локомотив»ын 4:0 исәбе белән җиңүгә иреште. Бу җиңү аңа футбол буенча Россия Кубогының чирекфиналы кысаларында килде.
Уен кырының әзер булмавы сәбәпле, Россия футбол берлеге «Рубин»га әлегә матчларны үз стадионында уздыруны тыйды. Шул сәбәпле, 21 мартка билгеләнгән матч Грозныйның «Әхмәт-Арена»сында үтте. Өч көннән соң, шәкертләренең Санкт-Петербургта «Зенит» белән катлаулы очрашулары көтелсә дә, Корбан Бердыев уен кырына иң яхшы уенчыларын чыгарды. Беренче минутлардан ук уен дилбегәсен үз кулына алган «Рубин» Гильерме капкасына һөҗүмнәр ясарга кереште. Әмма каршы як та төшеп калганнардан түгел. Шулай да беренче тайм казанлылар файдасына 1:0 исәбе белән тәмамланды. Бу - Карадениз уңышы. Икенче таймның беренче 5 минутында ук «Рубин» уенчысы Рязанцев исәпне 2:0 итте. 70 нче минутта уен кырына Дядюн урынына яңа уенчы Сергей Давыдов чыкты һәм үз командасының өченче голын кертүдә катнашты. Тупны тагын Карадениз кертте. Ә менә дүртенче тупны инде Сергей үз исәбенә язды.
Шулай итеп, «Рубин» Россия Кубогының ярымфиналына чыкты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар