16+

“Рубин”да хатын-кызлар да уйный

“Рубин” клубы хатын-кызлар футбол командасы оештыру хакында игълан итте. Яңа комада Россиянең суперлигасында катнашырга ниятли. Сезон март аенда башлана.

“Рубин”да хатын-кызлар да уйный

“Рубин” клубы хатын-кызлар футбол командасы оештыру хакында игълан итте. Яңа комада Россиянең суперлигасында катнашырга ниятли. Сезон март аенда башлана.

Хатын-кызлар командасының тренерлар штабын Ольга Васильева җитәкли. Ул инде 2017 елдан бирле Казанда яши һәм “Мирас” хатын-кызлар командасын шөгыльләндерә.

Командада 23 футболчы тупланачак. Аларның өчесе капкачы. Әлегә команданың барлык уенчылары тәгаенләнмәгән. Спортчыларның бер өлешен карыйлар, сыныйлар. Кызлар атнага ике тапкыр шөгыльләнә.

Февральдә яңа барлыкка килгән команда лицензия алырга тиеш. Команда үз стадионы дип, ир-егетләр һәм үсмерләр командалары шөгыльләнә торган “Рубин” стадионын игълан итәргә исәпли.

Билгеле инде, хатын-кызлар командасы булдыру юктан гына түгел. Европа Кубокларында чыгыш ясар өчен, УЕФА таләпләре буенча, клубта хатын-кызлар командасы булу шарт итеп куела. Димәк, “Рубин”ның Европа кубогы ярышларына омтылышы да аңлашыла.
 

Фото архивтан

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading