Шәһри Казан

«Рубин»га һәр уенда җиңү телибез!

Казанның «Рубин» командасы сезонның үз кырында узган беренче матчында Владикавказның «Алания»сен ныклы җиңүгә иреште. Беренче куркыныч мизгел уенның 8 нче минутында ук туды. Әмма «Алания»не Хомич коткарды. Навасның тубы капкачы аша уза алмый калды. Берничә минуттан Кузьмин да «Алания» капкасына бәреп керергә тырышып карады, тик ул да уңышка ирешә алмады....

Реклама

Казанның «Рубин» командасы сезонның үз кырында узган беренче матчында Владикавказның «Алания»сен ныклы җиңүгә иреште. Беренче куркыныч мизгел уенның 8 нче минутында ук туды. Әмма «Алания»не Хомич коткарды. Навасның тубы капкачы аша уза алмый калды. Берничә минуттан Кузьмин да «Алания» капкасына бәреп керергә тырышып карады, тик ул да уңышка ирешә алмады. Уенның 17 нче минутында безнекеләр пенальти тибәргә тиеш булып чыкты. «Рубин»ның штатлы пенальтичысы Бибрас Натхо бу бурычны һич авырлыксыз башкарды. Ниһаять, беренче таймда нәтиҗә безнекеләр файдасына - 1:0!
Очрашуның икенче өлешендә бәхетнең «Рубин»га елмаячагы башта ук билгеле булды. Уен башлануга ук, Натхо кунаклар капкасына тагын бер туп озатты. Таблодагы саннарның 2:0 булып җемелдәшүләре җанатарлар күңеленә бик хуш килде, билгеле. Калган вакытта да «Рубин» дилбегәне үз кулыннан җибәрмәде диярлек. Тик уен ахырына якынлашып килгәндә генә Неко типкән пенальти кунакларга бер очко китерде. «Алания» шул кызудан безнекеләрне бик тиз генә тар-мар итеп ташларга да каршы түгел иде анысы. Кунакларның кызып уйный башлаулары, актив һөҗүмнәре шуңа ишарә иде. Әмма, ничек кенә тырышмасыннар, исәпне тигезли алмадылар. Ә «Рубин» менә көтмәгәндә тагын бер очкога ия булды. Кунакларның ялгышып китүләрен генә көтеп торган кебек, Дядюн исәпне 3:1 итте. Хәзер «Рубин»ны Мәскәүнең «Динамо»сы белән очрашу көтә. Уен 12 августта Казанда булачак.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: