16+

Рузил Ганиевтан сөенечле хәбәр. Котлыйбыз!

Татарстанның спорт остасы, Әлмәт көрәш федерациясе башкарма директоры Рузил Ганиев бабай булган. 39 яшендә! Котлыйбыз!

Рузил Ганиевтан сөенечле хәбәр. Котлыйбыз!

Татарстанның спорт остасы, Әлмәт көрәш федерациясе башкарма директоры Рузил Ганиев бабай булган. 39 яшендә! Котлыйбыз!

“Әйе, Аллаһның рәхмәте белән бабай булдым мин. Кызым кыз алып кайтты, Мәрьям исеме куштык. Сөенечле хәл, әлбәттә. 3 атна була инде. Кызларым апаларының кызларын карарга булыша, нянечкалар җитәрлек. Кияү студент, укуда әле Уфада. Кайтып киттеләр менә, мунчалар кертеп, ашатып җибәрдек, әби белән бабай кебек мәш киләбез инде үзебез. Баланың баласы балдан татлы диләр бит, чыннан да, исләре, тәмнәре сабыйның күңелгә рәхәтлек бирә. Хатын да тәҗрибәле бит инде, ул да киңәшләрен биреп тора”, дип белдерде Рузил “ШК” хәбәрчесе белән аралашуда.
Билгеле булганча, Рузил Ганиев тормыш иптәше белән 4 кыз һәм 2 малай үсә. Кем белә, Рузил Ганиев бәлки Татарстанның иң яшь бабае да булгандыр әле.

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading