16+

Саба балаларны зур җиңүләргә ничек рухландыра?

Бу турыда безгә соңгы елларда балалар һәм яшьләр белән иң актив эшләүче тренерларның берсе Илдар Ермолаев сөйләде.

Саба балаларны зур җиңүләргә ничек рухландыра?

Бу турыда безгә соңгы елларда балалар һәм яшьләр белән иң актив эшләүче тренерларның берсе Илдар Ермолаев сөйләде.

Соңгы елларда Саба районы көрәшчеләре (сүз балалар һәм яшьләр турында бара) республикада шактый матур, югары нәтиҗәләргә ирешеп килә. Яшьләр арасындагы илкүләм ярышларга Татарстан җыелмасының өлкән тренеры итеп шушы җирлектән Илдар Ермолаевның чакырылуы да очраклы түгелдер.

Сабан туйлары - өлкәннәргә генә түгел, яшь җилкенчәккә, яшь егетләргә дә үзләрен күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек. "Сабада Сабантуйлар әйбәт кенә узып китте. Өлкәннәр арасында баш батыр булып Радик Сафин танылды. Ир-егетләгә 20, 15, 10ар мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылды", дип сүзен башлады И.Ермолаев "Шәһри Казан" хәбәрчесен белән сөйләшкәндә. Шунысы үзенчәлекле, бу көнне Сафиннар икеләтә уңышка ирешкәннәр. Радикның улы Раяз балалар бакчасына йөрүче малайлар арасында батыр булып калган.

Әйе, Сабада балаларны да, яшьләрне дә зурлый беләләр. Яшьләр арасында Рифат Ахунзянов җиңү ялаган. Призовойлар да өлкәннәрнекеннән әллә ни аерылмый: 19, 13, 8, 5 мең сум күләмендәге акчалата бүләкләр. Күрәбез, хәтта дүртенче урынны алучыларга да бишәр мең сум бүләк бирелгән. Моннан тыш, Сабада рейтинг дигән нәрсә дә бар икән. Ел дәвамында Татарстан, Россия беренчелекләрендә һәм чемпионатларда җиңгән яки призер калган егетләргә дә өстәмә унар яки бишәр мең сум күләмендә акчалата призлар бирелгән. Сабантуй вакытында. Гәрчә, республика һәм ил күләмендә отып кайткан егетләргә Сабага кайткач та бирелә икән бишәр мең сум.

Менә шундый хәлләр. Нигез салынган, җирлек бар. Димәк, Саба көрәшчеләреннән зурлар арасында да уңышлар, җиңүләр көтеп калабыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading