16+

Сабантуйлар алдыннан узды кече Сабантуй

Шулай булуга карамастан, ярышларыбыз авылның чын кече Сабантуена әйләнде дә куйды. Көрәшчеләре дә җыйналды, үзенә күрә тамашачысы да булды. Һава торышы да “менә” дигән булды.

Сабантуйлар алдыннан узды кече Сабантуй

Шулай булуга карамастан, ярышларыбыз авылның чын кече Сабантуена әйләнде дә куйды. Көрәшчеләре дә җыйналды, үзенә күрә тамашачысы да булды. Һава торышы да “менә” дигән булды.

Борбаш авылының легендар көрәшчесе, атказанган спорт остасы Фидаил Шакиров истәлегенә узучы традицион көрәш ярышларын районыбызда узган куптөрле чаралар нәтиҗәсендә берничә мәртәбә билгеләнгән вакытыннан кичектереп килергә туры килде. Сабантуйлар алдыннан авылның Сабантуй мәйданында уздырачагыбызны белгәч, күпсанлы җанатарларыбыз, тренерларыбыз арасында да төрле каршылыклы фикерләр ишетергә туры килде. Берәүләр аның ачык һавада узуын табигать шартлары белән бәйләп хупламаса, икенчеләре Сабантуйлар алдыннан кирәк булды микән бу ярышлар дисә, өченчеләре исә, балалар ялга китеп беттеләр бит инде дип уфтандылар.

Шулай булуга карамастан, ярышларыбыз авылның чын кече Сабантуена әйләнде дә куйды. Көрәшчеләре дә җыйналды, узенә күрә тамашачысы да булды. Һава торышы да “менә” дигән булды. Шагыйрь әйткәнчә, яңгыры да үз вакытында явып, кояшы да ялтырап чыгып, үз вакытында җылысын бирде. Тагын шунысы күңелне куандырды, олы-олы кунакларыбыз, бер-бер артлы килеп, көрәшебезне тамаша кылып киттеләр. Районыбыз башлыгы Рамил Нотфуллин, Татарстаныбызның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Россия табигать күзәтчелегенең Идел-Кама идарәсе башлыгы Фаяз Шакиров, “Бөрбаш” җәмгыяте директоры Рафис Солтанов, турнирның төп иганәчесе Илшат Шакиров, мәрхүмнең абыйлары Рафаэль, Дамир, Наил, Сәет һәм дә мәрхумнең гаиләсе, күпсанлы туганнары. Әле бу турнирның бу кадәр Шакировны куптән җыйганы юк иде. Үзләре заманында келәм ачысын татып караган Илшат, аталы-уллы Фәнил-Фаяз Шакировлар кичкә кадәр келәм кырыннан китмәделәр, рәхәтләнеп көрәш карадылар. Әле Фаязның улы Азамат көрәшеп, призлы урынны да яулады хәтта. Шакировлар нәселенең җыр-моңга гашыйк икәнен дә беләбез инде без. Бу юлы да Казаннан кайткан Азат Фәрхетдинов җыр башкарып мәйданны рухландырды.

Кече Сабантуй өчен 11 авылдан 57 яшь көрәшченең килүе аз түгел инде ул. Алар өчен Сабантуйлар алдыннан бу көрәшебез чын мәгьнәсендә бер сынау булды инде. Аллаһ кушса, без бу егетләребезне авыл, район Сабантуйларында күреп тагын бер куанырбыз әле.

Инде 2009 елда һәм аннан соңгы елларда туган балалар арасындагы җиңүчеләребез белән танышып узыйк:
 28 кг.да -Ибраһим Аймасов /Бөрбаш/, Әсхәт Ганиев, Тимур Хабибрахманов/икесе дә Балтачтан/.
31 кгда - Рүзәл Галимуллин/Смәел/, Хәлил Әхәтов/Чепья/Ислам Галиев/Балтач/. 
33 кг.да - Тимур Гыйләҗиев/Норма/Солтан Хакназаров/Яңгул/, Билал Галимуллин/Бөрбаш/. 
36 кг.да - Әдел Морадыймов/Бөрбаш/, Әнвәр Сабиров/Балтач/, Рәсул Шәйхиев/Арбор/.
40 кг.да - Әхәт Әскәров/Арбор/, Илназ Гарифуллин/Нөнәгәр/ ,Азамат Шакиров/Казан/.
45 кг.да - Ислам Хакимҗанов /Норма/, Җәлил Сәйфетдинов /Бөрбаш/, Данис Гайсин /Пыжмара/.
50 кг.да - Сәйдәш Мостафин /Арбор/, Мөхәммәт Гыйбадуллин /Бөрбаш/, Нургиз Нәҗипов /Салавыч/.
55 кг.да - Инсаф Минемуллин /Кукмара/, Алмаз Хәйретдинов /Балтач/, Раяз Нәбиев /Балтач/.
60 кг.да - Нурсил Шаһиәхмәтов /Смәел/, Самат Гарифуллин /Норма/, Раим Вәлиев /Нөнәгәр/.
65 кг.да - Раяз Хәбибуклин /Норма/, Ризанур Низамиев /Чепья/. 
Авыр улчәүдә - Рузәл Нурисламов, Раян Гарифуллин /икесе дә Бөрбаштан/.

Нурзада Сәмигуллин. Балтач.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading