16+

Сабантуйлар узармы, яки көрәшчеләр коронавирус вакытында нишли?

Коронавируска бәйле спорт дөньясындагы бөтен төрләргә, ярышларга да үзгәреш керде бугай. Ә безнең - татар көрәшендә эшләр ничек тора соң?

Сабантуйлар узармы, яки көрәшчеләр коронавирус вакытында нишли?

Коронавируска бәйле спорт дөньясындагы бөтен төрләргә, ярышларга да үзгәреш керде бугай. Ә безнең - татар көрәшендә эшләр ничек тора соң?

Шуңа бәйле сораулар белән без татар көрәшчеләренең күренекле вәкилләренә мөрәҗәгать иттек.

Ранис Гыйләҗетдинов:

Менә теге атна азагында дәүләт спорт залларын яптылар, тренировкалар өйгә күчте, өйдә шөгыльләнәбез хәзер. Коронавируснын йогынтысы ярышларга да, тренировкаларга да кагылды, бәлки әле Сабантуйларга да кагылыр, аңа карамастан тренировкаларны туктатып булмый инде, алга барабыз, адымнар "кыскарса" да.

Кытайдагы сыман, 2-3 ай эчендә вирусның үсеше кимер дип ышанасы килә. Шунысын да әйтәсем килә, безнең халык әлеге зәхмәткә җитди карамый төсле, шуңа күрә алга таба ниләр булыр, әйтеп тә булмый. Барысы да Аллаһы Тәгалә кулында. Шулай да Сабантуйлар, аның күрке милли көрәшебез дә булыр дип ышанасы килә.

Раил Нургалиев: 

Муса Җәлил турнирыннан соң артык шөгыльләнгән юк иде, атна берничә тапкыр футбол гына уйнадым. Әле менә Түбән Новгород якларына кунакка килдем, биредә танышым һәм аның егетәре белән көнгә ике тапкыр тренировкалар уздырабыз. Көрәш әйбәт бара биредә. Алда - Сабантуйлар һәм минем әле көрәш буенча дөнья чемпионаты да бит. Аллаһы бирсә, шуңа кадәр вирус бөтенләй бетсен иде, чөнки дөнья чемпионатында көрәшәсәм килә.

Сабантуйлар булмасмы икән дигән чыннан да куркыта башлады, халкыбызның милли бәйрәме, милли күрке бит ул. Тормышта алай зур үзгәрешләр булмады, ашый-эчәм, үзебезчә яшибез. Шулай да спорт залларын, мәктәпләрне ябу барыбер ниндидер үзгәрешләр кертте.

Муса Галләмов:

Коронавируска бәйле көндәлек тормыш бераз үзгәрде. Балалар өйдә хәзер, авылда әле менә, әниләрдә кунакта. Иртәгә китәм, эшләр күп, коронавирус дип, эшләмичә булмый бит. Тренировкалар йөрим, ләкин алай ниндидер максат, нәтиҗәгә ирешәм дип шөгыльләнгән юк, чөнки ярышлар юк бит.

Бу галәмәт озакка сузылыр дип уйлыйм үзем. Майларга кадәр генә төгәл булыр. Ә инде Сабантуйларга килгәндә, булыр дип уйлыйм, чөнки ул вирус 26 градус җылыда үлә диләр бит. Аннан Сабан туйлары алар бит ачык һавада уза, ябык залларда түгел. Ярышлар да, Сабантуйлар да булмаса, бик начар булачак, чөнки ярыш тәҗрибәсе бетә.

Артур Зөлкәрнәев:

Бездә - Башкортстанда әлегә борчылырлык урын юк кебек. Әле менә Туймазыда җыеннарда идек без, 10 мартта башланган иде, билбаулы көрәш буенча бездә Россия Кубогы узарга тиеш иде. Әмма безне, ярыш булмый дип, җыеннардан кайтарып җибәрделәр. Хәзер әлегә авылдамын, башка егетләр дә авылларына таралаштылар. Әтием - тренер бит, аңа йөрергә дип торам әле менә.

Әйе, үзгәрешләр керде инде менә тормышка. Уфада да тренрировкалар туктатылды. Коронавирус беткәнче ярышлар да, күнегүләр дә булмас инде. Ә Сабантуйлар булыр дип өметләнәм, көтеп алган бәйрәм бит ул.

Ленар Зиннәтуллин, тренер һәм хөкемдар:

Тормышка, яшәү рәвешенә үзгәрешләр керде. Чисталыкка игътибарны моңарчы да бирә идек, хәзер инде икеләтә бу юнәлештә җаваплылыкны арттырдык. Өйдә кечкенә улыбыз үсеп килә, аны кайгыртабыз, әле бит башка вируслар да бар, аларыннан да сакланырга кирәк. Кагыйдәләр кушканча, кулларны да юабыз, чисталыкны да саклыйбыз. Аннан килеп, кеше күп булган җирләргә, зур сәүдә үзәкләренә йөрмибез.

Биектау районнарында барлык спорт төрләре буенча, шул исәптән көрәш буенча да тренировкалар тукталды, әлегә кайчанга кадәр дәвам итәсен белмибез. Ләкин без күнегүләрне дә дистанцион рәвештә алып барабыз. Шул ук ватсап аша шәкертләргә күнегүләр язам, контрольдә тотам. Егетләр өйләрендә шөгыльләнәләр.

Теләчедә Салават Фәтхетдинов призларына ярышлар узмавы үкенечле менә. Сабантуйлар да булмаска мөмкин шул. Тизрәк бетсен дә, тизрәк элеккеге халәтебезгә кайтыйк.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading