16+

Сагындырылган көрәш...

Көрәшнең сагындырылганы күренеп тора. 2008 елда һәм аннан соңгы елларда туган балалар арасында үткән бу ярышларыбызда безгә хәйран гына яңа гына келәмгә аяк баскан балаларны да күрергә насыйп булды бу юлы.

Сагындырылган көрәш...

Көрәшнең сагындырылганы күренеп тора. 2008 елда һәм аннан соңгы елларда туган балалар арасында үткән бу ярышларыбызда безгә хәйран гына яңа гына келәмгә аяк баскан балаларны да күрергә насыйп булды бу юлы.

Ниһаять, бөрбашлыларның да куптәнге хыяллары тормышка ашты. Моңарчы Балтачта узып килуче ярышлары авылга кайтты. Шулай итеп, заманында республикабызның татар көрәшенә нигез салынган бу җирлектә балалар арасында ике ярыш узачак. Аның беренчесе – легендар көрәшчебез Фидаил Шакиров истәлегенә узса, икенчесе арабыздан вакытсыз киткән авылдашлары Рафил Галимуллин истәлегенә булачак. Билгеле, алар өчен зур куаныч бу. Ни дисәң дә, бу көннәр авыл өчен олы бәйрәмгә әверелә.

Быелгысы да мәдәният йортында бик матур башланып китте. Замана зәхмәтенә бәйле рәвештә, гел күчеп килгән ярыш районыбызның 12 мәктәбеннән 91 көрәшчене үзенә җыйды. Көрәшнең сагындырылганы күренеп тора. 2008 елда һәм аннан соңгы елларда туган балалар арасында үткән бу ярышларыбызда безгә хәйран гына яңа гына келәмгә аяк баскан балаларны да күрергә насыйп булды бу юлы. Тагын шунысы бар, әле куптән түгел генә зурлар арсында узган Татарстан Чемпионатында командабызның дүртенче урынны алуы да дәртләндереп җибәрде ахрысы яшьләребезне. “Яңгулдан Руслан Рәфыйковның, Чепьядан Илназ Минмуллиннарның чемпион булып, Нөнәгәрдән Рәдис Сәмигуллинның икенче, Смәелдән Фирдус Галимуллинның өченче калуы, безнең өчен зур шатлык булды. Аннары безнең районыбыз үз көрәшчеләре белән генә көрәшуче бердәнбер район булып килә. Шулай булгач, ничек горурланмыйсын инде алар белән. Киләчәгебез елдан-ел яктырып килә, әле сезнең унышларыгыз белән дә безгә күп горурланырга Ходай насыйп итсен” - дип тәмамлады үз чыгышын ярышлар ачылышында легендар көрәшчебез Айдар Хәйретдинов. Ачылыш тантанасының тагын бер күңелле моменты хәтергә кереп калды. Балаларны котларга кайткан мәрхүмнең кызы Гөлназ шушы авылда гомер итүче әтисенең абыйсына Сабантуйларыбызның юлдашы булган махсус заказ белән ясатылган тальян гармун бүләк итте. Рәсим абыйлары үз чиратында сүз алып, балаларны киләсе ярышларда шушы тальян моңнары астында каршы алырга ышандырды. Менә бит нинди хикмәт бу авылда.

Сәхнәдә олимпия системасы белән алып барылса да, көрәшләребез кич белән генә тәмамланды. Бик матур көрәш булды, гадәттәгечә. Балалар чын күңел биреп көрәшә шул. Аларга дәрт биреп торучы тамашачыбыз да җитәрлек иде. Бөрбаш көрәшенең үз тамашачысы бар аның. Бигрәк тә кечкенәләрне - 26 килограмм үлчәү авырлыгында бил алышучыларны карап утыру куңелгә бер рәхәтлек бирде. Әй, аларның бер-берсен келәмгә салгач, аннан муеннарына медаль салгач сөенгәннәрен күрсәң!.. 60 килограммда беренче-икенче урыннар өчен бил алышкан Балтачтан Аяз Хәйретдинов белән Смәелдән Азат Гыйльметдиновларның көрәше дә күпләрне урыннарыннан торгызды. 50 килограммда бил алышкан өч Кәримнең көрәшен карап тору да кызык булды. Кайсы җиңәр микән дип күп баш ватты тамашачы.

Инде чемпионнар белән таныш булыгыз. Менә алар:
Аяз Галимов /Арбор-26 кг./, Рүзәл Галимуллин /Смәел-28 кг./, Павел Маринин /Чепья-30 кг./, Әдел Морадыймов /Бөрбаш-32 кг./, Сөләйман Насыйбуллин /Бөрбаш-38 кг./, Ислам Йосыпов /Чепья-43 кг./, Кәрим Гарипов /Арбор-50 кг/, Самат Гарифуллин /Норма-55 кг./, Аяз Хәйретдинов /Балтач-60 кг./, Алмаз Шәрифуллин /Смәел-70 кг./, Ильяс Шакиров /Арбор-авыр үлчәүдә/.

Без исә, үз чиратыбызда, беренче-дуртенче урыннарны акчалата бүләкләгән иганәчебезне, ярышларны оештыруда зур көч куйган Равил Галимуллинга, Илшат Корбановка, Мәлик Сибгатуллинга, мәктәп, “Бөрбаш” җәмгыяте җитәкчелегенә олы рәхмәтебезне җиткереп, яшь көрәшчеләребезне бу атна ахырында Чепьяда көтеп калабыз.

Нурзада Сәмигуллин, Балтач бистәсе.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading