16+

Син безгә кирәк идең... (Ильяс Галимов вафаты уңаеннан әнисенең шигыре)

Ильяс Галимов вафат булгач, әнисе Зөһрә апа улын сагынып җаннарны тетрәтерлек шигырь язган. Әлеге шигырь Ильясның барлык медальләре, кубоклары куелган көрәшчегә атап оештырылган хәтер почмагында саклана.

Син безгә кирәк идең,
Бик тә, бик кирәк идең.
Энең, сеңелең, туганнарга
Олы бер терәк идең.

Син күңелле, юмарт, сабыр,
Синдәйләр сирәк була.
Дөньядан бик иртә киттең,
Күзләр яшьләргә тула.

Батыр көрәшче идең син,
Мәйданнарда беренче.
Бу афәт сиңа да тиде
Аямады беркемне.

“Тереләм!” - дигән өмет белән
Хастаханәгә кердең,
“Бар да яхшы булыр!” - дип,
Безгә дә хәбәр бирдең.

Актык сулышың алганда
Яныңа киләлмәдем,
“Яшәрсең, бәгърем!” - дип
Сүзләрем әйтәлмәдем.

Әткәң, әнкәң, туганнарың
Сине һәрчак сагыныр.
Хәләл җефетең, ике кызың
Зар елап яшь агызыр.

“Сез соң ни хәлләрдә?!” - дип
Кайтып керәдер идең.
Өебезгә нур иңдереп
Бик матур көләр идең.

Газиз балам, бәгырькәем,
Күз алдында йөзләрең.
Үзәкләрне бик өзә,
“Китәм!” – дигән сүзләрең.

Еллар арты еллар үтеп
Сабантуйлар җитсә дә,
Ильяс батыр юк мәйданда
Халык күпме көтсә дә...

Зөһрә Галимова.
Туймәт авылы.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Зохрэ апа сезнен авыр кайгыгызны уртаклашам.Улыгызнын урыны жэннэттэ булсын

    Мөһим

    loading