Су спорты төрләре буенча «Синтез» спорт клубы оешканга тиздән ике ел була. Клуб ватерпол командасы базасында оешкан, хәзер аның составында суга сикерүчеләр, йөзүчеләр дә керә.
Скопировать ссылку
Су спорты төрләре буенча «Синтез» спорт клубы оешканга тиздән ике ел була. Клуб ватерпол командасы базасында оешкан, хәзер аның составында суга сикерүчеләр, йөзүчеләр дә керә.
Татарстанның спорт министры Владимир Леонов сүзләренчә, «Синтез» спорт клубы – Россиядә уникаль проект. Ике ел эчендә клубның ирешкән уңышлары шактый: 2020 елда ватерпол командасы суперлигада Россия чемпионы титулын яулады һәм чемпионнар лигасында уңышлы чыгыш ясады (турнир, коронавирус пандемиясе башлану сәбәпле, вакытыннан алда тәмамланган). “Синтез-УОР” командасы (яшүсмерләрнең фарм-клубы) Югары лигада беренчелекне яулады. Суга сикерүчеләр дөнья һәм Европа күләмендә узган ярышларда 9 тапкыр җиңүчеләр пьедесталына менгән (5 алтын медаль), йөзүче Александр Красных исә дөнья Кубогы ярышларының бронзасына ия булган.
Киләсе сезонга “синтез”чылар әзерлекне июль аенда башлаган. Клубның президенты, РФ Дәүләт Думасы депутаты Ирек Зиннуров әйтүенчә, быел “Синтез” спорт клубында су полосы буенча балалар академиясе ачылачак. Беренче елда академиягә 6-9 яшьлек балалар кабул ителә. Шул рәвешле, клубта балалар академиясе, яшүсмерләр фарм-клубы һәм төп ватерпол командаларыннан торган бәрдәм система эшләячәк.
Комментарийлар