16+

Скандинавия йөрешенең файдасы һәм кагыйдәләре турында

Студент чакта Финляндиядә булырга туры килде. Шунда Хельсинки урамнары буйлап сәер рәвештә йөргән финнарга гаҗәпләнеп карап калганым хәтердә. Аларның күбесе чаңгы таяклары белән йөри иде. Өйгә кайтып, интернеттан карагач кына, моның гадәти булмаган спорт төре икәнен, аның Скандинавия йөреше дип аталганын белдем. Бүгенге көндә Скандинавия йөреше яңалык түгел, аның белән...

Скандинавия йөрешенең файдасы һәм кагыйдәләре турында

Студент чакта Финляндиядә булырга туры килде. Шунда Хельсинки урамнары буйлап сәер рәвештә йөргән финнарга гаҗәпләнеп карап калганым хәтердә. Аларның күбесе чаңгы таяклары белән йөри иде. Өйгә кайтып, интернеттан карагач кына, моның гадәти булмаган спорт төре икәнен, аның Скандинавия йөреше дип аталганын белдем. Бүгенге көндә Скандинавия йөреше яңалык түгел, аның белән...

Студент чакта Финляндиядә булырга туры килде. Шунда Хельсинки урамнары буйлап сәер рәвештә йөргән финнарга гаҗәпләнеп карап калганым хәтердә.

Аларның күбесе чаңгы таяклары белән йөри иде. Өйгә кайтып, интернеттан карагач кына, моның гадәти булмаган спорт төре икәнен, аның Скандинавия йөреше дип аталганын белдем. Бүгенге көндә Скандинавия йөреше яңалык түгел, аның белән Казанда шөгыльләнүчеләр дә бар.

Әлеге спорт төре нидән гыйбарәт соң? Скандинавия йөреше - махсус таяклар белән йөри торган физик активлык төре. Аның үз методикасы һәм техникасы бар. Дөреслектә исә, таяклар да чаңгыныкы түгел, ә махсус әлеге спорт төре өчен эшләнелгән. Алар чаңгыныкыннан күпкә кыскарак. Дөрес озынлыкта булмаган таяклар куллану тезләргә, аякларга һәм аркага авырлык китерергә мөмкин икән, шуңа да таяклар сайлаганда кешенең буй озынлыгы гына түгел, йөрү тизлеге дә исәпкә алына.

Скандинавия йөрешенең файдасы
1. Тәннең өске һәм аскы мускулларын тонуста тота
2. Тәннең 90 процент мускулын эшләтә
3. Гади йөрү белән чагыштырганда, калорияләрне 46 процентка күбрәк яндыра
4. Йөргән вакытта тезләргә һәм умыртка баганасына басымны киметә
5. Үпкәләр һәм йөрәк эшчәнлеген ныгыта, гади йөрү белән чагыштырганда, пульсны 10-15 тибешкә күтәрә
6. Арканы төз тоту, муен һәм җилкә авыртуыннан котылу өчен файдалы
7. Координацияне яхшырта
8. Спортчылар өчен йөрәк-кан тамыры системасын һәм чыдамлыкны күнектерер өчен менә дигән ысул
9. Терәк-хәрәкәтләнү аппараты проблемалары булганнарны тулы тормышка кайтара

Скандинавия йөреше кагыйдәләре
Кагыйдәләрне үтәгәндә, әлеге ысулны үзләштерү авыр түгел.
- Йөргән вакытта арканы төз тотарга, алга бөгелмәскә.
- Хәрәкәтләр чаңгыда йөрүне хәтерләтә: уң кул һәм сул аяк бер юлы, суң кул һәм уң аяк бергә атлый.
- Кул алга киткәндә кулны кысарга, артка киткәндә җибәрергә.
- Башта табанга, аннары аяк очларына басырга.
- Йөрү темпы уртача булырга тиеш. Тын алуы авыр булырга тиеш түгел.
- Беренче тапкыр йөрү 20-25 минуттан артмый, шуннан һәр дәрес саен йөрү вакытын биш минутка арттырырга.
- Гәүдәне төз тоту өчен атнага уртача өч тапкыр шөгыльләнү җитә, ә менә ябыгырга теләгән кешеләр һәркөн йөрсә, яхшырак.

Скандинавиячә йөрү ысулын кулланырга уйласагыз, табиб белән киңәшләшергә онытмагыз. Чөнки кайбер төр авырулар вакытында әлеге спорт белән шөгыльләнергә ярамый.


Гөлнара Кадыйрова, психолог:
- Мин бу спорт төре белән ныклап торып шөгыльләнәм. 2011 нче елның октябрендә интернетта Скандинавия йөреше программасы турында укыдым һәм Петербургта махсус курслар тәмамладым. Хәзерге вакытта фин йөрешенең теориясен һәм методологиясен әйбәт беләм, ничек дөрес йөрергә, нинди тренировкалар бар, аларны ничек сайларга, таякларны ничек алырга һәм башка төрле шундый күпчелек сорауларга җавап бирә алам.

Фото kazanfist.ru сайтыннан алынды

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading