16+

Спорт – җиңүләр, медальләр генә түгел, тормыш та ул

Спорт белән шөгыльләнергә беркайчан да соң түгел. Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатында «Мастерс» категориясендә катнашучылар үрнәгендә без шуңа инандык. Спорт сәламәтлекне ныгыта Венгриядән килгән 95 яшьлек Бела Банки Ховарт тамашачыларны «Мастерс» категориясендә иң өлкән яшьтәге катнашучы буларак кына түгел, 95-99 яшьлекләр арасында аркада 200 метр дистанциягә йөзү буенча хәтта...

Спорт – җиңүләр, медальләр генә түгел, тормыш та ул

Спорт белән шөгыльләнергә беркайчан да соң түгел. Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатында «Мастерс» категориясендә катнашучылар үрнәгендә без шуңа инандык. Спорт сәламәтлекне ныгыта Венгриядән килгән 95 яшьлек Бела Банки Ховарт тамашачыларны «Мастерс» категориясендә иң өлкән яшьтәге катнашучы буларак кына түгел, 95-99 яшьлекләр арасында аркада 200 метр дистанциягә йөзү буенча хәтта...

Спорт белән шөгыльләнергә беркайчан да соң түгел. Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатында «Мастерс» категориясендә катнашучылар үрнәгендә без шуңа инандык.
Спорт сәламәтлекне ныгыта
Венгриядән килгән 95 яшьлек Бела Банки Ховарт тамашачыларны «Мастерс» категориясендә иң өлкән яшьтәге катнашучы буларак кына түгел, 95-99 яшьлекләр арасында аркада 200 метр дистанциягә йөзү буенча хәтта рекорд (5:24.20 минут күрсәткече белән) куючы буларак та шаккатырды. Бу яшьтә һәм аркада йөзү дисциплинасындагы элеккеге рекорд 21 ел элек куелган булган.
Хатын-кызлар арасында 200 метрга ирекле стиль белән йөзү ярышларында катнашып көмеш медаль иясе булган Джин Ховард-Джонс спортны йөрәк күчереп утырту операциясен кичергәннән соң да ташламый. Киресенчә, шул йөзү аркасында гына ул үзенең сәламәтлеген кайтара алуын әйтә. Джин Ховард атнасына дүрт тапкыр йөзә һәм гимнастика белән шөгыльләнә икән.
Ә менә Самара йөзүчесе Станислав Вязовский кайчандыр ике онкология операциясе кичергән, тумыштан йөрәк чире, бронхиаль астма белән авырый.
- Мин алар белән уңышлы көрәшәм. Йөзү авырулар белән көрәштә бик ярдәм итә, - ди ул.
Станислав Вязовский йөзгән һәр чакрымын, һәр метрын махсус дәфтәргә язып бара икән. Ул шундый ун дәфтәр тутырган да инде.
- Бүгенге көнгә кадәр шулай эшлим - мин гомерем буена 5 472 километр йөзгәнмен, - ди ветеран.
Үзебезнекеләр
«Мастерс» турнирында бездән 133 кеше катнашты. Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов һәм Казан шәһәренең Мәскәү һәм Киров районнары хакимияте башлыгы Дамир Фәттахов та ярышларда үз көчен сынады. 35-39 яшь категориясендә 50 метрга ирекле стильдә йөзүдә Леонов - 41 нче, Дамир Фәттахов 47 урында булды. Ярышлардан соң журналистларга алар 2017 елда узачак «Мастерс»та да катнашып карау ниятләре барлыгын белдерделәр.
Казанның «Синтез» су тубы клубының элеккеге баш тренеры Ирек Зиннуров та, мөмкинлек булса, Будапешттагы чемпионатка барачагы турында әйтте.
50 метрга ирекле стильдә йөзү буенча Татарстанның экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары Рамил Низамов 40-44 яшь категориясендә катнашты. Ә менә Россия җәзаларны үтәтү буенча федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсенең энергомеханика төркеме инженеры Дмитрий Сорокин 200 метрга чалкан йөзү буенча җиденче урынны алды һәм әлеге чемпионатның кече бронза медален яулады. 2012 елда Италиядә «Мастерс» категориясендә йөзү буенча чемпионатта ул 25 нче булган.
Су полосы буенча «Динамо-­Мастерс» командасы составында уйнаган Татарстанның гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Илһам Насыйбуллин да командага зур уңышлар китерде.
«Чемпионат безнең күңелләрдә мәңге сакланачак»
«Мастерс» турнирында барысы 73 илдән 2639 спортчы катнашты. Аларның 73ен суга сикерү, 1929ын йөзү, 35ен синхрон йөзү, 428ен су полосында һәм 274ен ачык суда йөзү ярышларында күрдек. Ветеран спортчыларга барысы 699 медаль тапшырылды. Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты кебек үк, ул да Казанда иң уңышлысы дип табылды. «Мастерс»ны ябу тантанасында катнашкан ФИНА Халыкара йөзү федерациясе бюросы әгъзасы Мөхәммәд Диоп:
- Без «Мастерс» категориясендә онытылмаслык дөнья чемпионаты белән хушлашабыз. Ул ФИНА тарихында истәлекле бер бит булып язылачак. Спорт объектларының югары дәрәҗәдә әзерлеге, киң кунакчыллык нәтиҗәсендә, биредә үзебезне өйдәге кебек хис иттек. Казандагы чемпионат безнең күңелләрдә мәңге сакланачак, - дип белдерде.
Татарстан премьер-министры Илдар Халиков, су мундиален югары дәрәҗәдә үткәргәннәре өчен, аны оештыручыларга, казанлыларга рәхмәтен җиткерде.
- 73 илдән килгән 2,5 меңнән артык спортчы ихтыяр көче зур булуын, тән һәм рух сәламәтлеген күрсәтергә, күпләрне спортка җәлеп итәргә килде. Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов исеменнән чемпионат кунакларына зур рәхмәт әйтәсем килә. Безгә тагын рәхим итегез, - дип мөрәҗәгать итте Илдар Халиков ябылу тантанасында катнашучыларга.
Владимир Сальников, дүрт тапкыр Олимпия чемпионы, дөнья рекордчысы, Бөтенроссия йөзү федерациясе президенты:
- Чемпионат иң матур хисләр генә калдырды, әйтерсең Казанны уңай хисләр япмасы каплаган! Яхшы танышым, Швейцариядән килгән тренер хәтта: «Якындагы егерме елымны бар кешегә Казанда нинди интеллигент һәм яхшы күңелле кешеләр яшәгәнлеге турында сөйләүгә багышлая­чакмын!» - дип белдерде.
Карла Бекман (Германия спортчысы):
- Бу Чемпионат соңгы елда үткәрелгәннәреннән күпкә ях­шырак.
Гельмут Гертеленди (Германия спортчысы):
- Ярышларны оештыру дәрәҗәсе искиткеч! Дөньядагы иң яхшы ярышлар һәм мин катнашкан ярышларның иң яхшысы. Мин көндезге икедә килдем, волонтерлар миңа бик ярдәм иттеләр һәм сәгать 3тә мин аккредитациямне алган идем инде. Бу бик шәп!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading