Шәһри Казан

Спорт ул – өстәмә инвестиция

Быел җәй фехтование буенча дөнья чемпионатын ачу тантанасында илнең Олимпия комитеты президенты Александр Жуков шундый фикер җиткерде: Казан хәзер Россиянең генә түгел, бәлки дөнья спортының башкаласына да әверелеп бара. Әлеге сүзләрдә хаклык бар, әлбәттә.

Казан хәзер рәхәтләнеп иң дәрәҗәле халыкара бәйгеләрне дә үзендә үткәрә ала. Икенче төрле әйткәндә, Татарстанны дөнья күләмендә танытуда спорт (профессиональ спортны күз алдында тотам), һичшиксез, беренчел рольне уйнады. Республиканың яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары, татарча көрәш буенча атказанган спорт мастеры Хәлил Хәмит улы Шәйхетдинов белән әңгәмәне дә әнә шул фикеремә мөнәсәбәт белдерүен сорап башладым.

- Моннан сигез ел элек «Рубин» стадионын ачкан вакытта, ул чактагы Президентыбыз Минтимер Шәймиев спортның бик зур көчкә ия булуын, халыкны берләштерүче көчле идеология икәнен искәртеп, нигә кирәк безгә спорт, нигә кирәк командалар диючеләргә менә дигән җавап биргән иде. Спорт, чыннан да, Татарстанны танытуга гаҗәеп зур өлеш кертте. Безгә килгән кунаклар еш кына әйтәләр: без моңарчы Россияне Мәскәү һәм Санкт-Петербург аша гына белә идек, баксаң, эчкәрәк кергән саен, әллә нинди матур шәһәрләр бар икән. Еш кына аларның күзаллавында Россиянең эченә кергән саен, караңгы урамнарда һаман да аюлар, эчкечеләр йөри. Димәк, спорт аша, Универсиадалар, Олимпиадалар, Европа һәм дөнья чемпионатлары аша алар Татарстанны гына түгел, Россияне дә яңабаштан ачалар.

Казанга чират торалар
- Соңгы елларда федераль үзәк, ягъни Мәскәү дә безгә хәерһахлы мөнәсәбәт белдерә башлады кебек...

- Моны инкарь итәргә кирәкми дә. Менә мин министр урынбасары булып тугыз ел эшлим. Әле дә хәтерлим, эшли башлаган елларда Мәскәүгә министрлыкка яки башка федерацияләргә ояла‑ояла гына керә идек, үзебезгә ярышлар сорый идек. Ул чакта безгә бик шикләнеп карыйлар иде әле, Казанда, Татарстанда ярышлар уздырып буламыни, янәсе. Шул еллар эчендә бик зур үзгәрешләр булды. Хәзер төрле җитәкчеләрнең дә, спорт министры Виталий Мутконың да безгә яхшы мөнәсәбәтен әйтми булдыра алмыйм. Чөнки без нәрсәгә сәләтле булуыбызны конкрет эшләр белән, нәтиҗәләр белән раслый алдык. Быел җәй көне генә дә Казанда нинди ярышлар узды: фехтование буенча дөнья чемпионаты, җиңел атлетика буенча Россия чемпионаты, хай-дайвинг буенча Дөнья Кубогы ярышлары, яшьләр Спартакиадасы, халыкара fair play премияләрен тапшыру тантанасы. Эш буенча Кремльгә барганда шаккатасың: аның территориясе тулы бейджик таккан спортчылар, тренерлар, җанатарлар, туристлар... Спорт корылмаларының күплеге, заманча булулары да, республикабызның мөмкинлекләре дә мөнәсәбәтнең яхшы булуында роль уйнамый калмый. Бер кызык хәл. Узган ел татарча көрәш буенча Россия чемпионаты Уфада сишәмбе-чәршәмбе көннәрендә үтте. Нигә атна уртасында уздырасыз дип сорыйбыз. Ә бездә ял көннәрендә спорт заллары тулы була шул, диләр. Бездә андый проблема, гомумән, юк.

- Мәскәү генә түгел, төрле спорт төрләре буенча халыкара федерацияләр дә хәзер Казанда үз ярышларын уздырырга чиратта тора икән, дип ишеткәнем дә бар әле минем...
- Андый фикерләр хакыйкатьтән ерак тормый. Дөрестән дә, хәзер без үзебезгә уңайлы, үзебезгә файдалы ярыш-бәйгеләрне сайлап алырга тырышабыз. Федерацияләр бездәге мөмкинлекләрне күрә, белә бит. Әйтик, Казанда ниндидер яңа спорт биналары, корылмалар төзисе юк, бар да әзер. Кунакханәләребез җитәрлек, транспорты, башкасы белән проблема юк, иң мөһиме - тәҗрибә бар.
Кирәкме шуның кадәр ярышлар, дип әйтүчеләр барлыгын да беләбез, янәсе, аларга бик күп акчалар түгелә. Андыйларга бер генә мисал китерәсем килә. Әйтик, быел җәй көне Россия яшьләре арасында узган Спартакиаданы оештыру өчен илнең спорт министрлыгы тарафыннан 70 миллион сум тотылды, ә безнең чыгымнар 7‑8 миллион сум тәшкил итте. Аерма бармы? Бар. Федераль бюджеттан килгән акча спортчыларны яшәтү, тукландыру, транспорт белән тәэмин итүгә, шулай ук төрле спорт корылмаларында эшләүче хезмәткәрләргә өстәмә түләүләргә тотылды. Бу бит үзе үк инвестиция дигән сүз.

Әлбәттә, барысына да комплекслы карарга кирәк. Спорт ярышларына килүчеләр безнең рестораннарда туклана, безнең сатучыларның сувенирын ала, транспортта йөри, кунакханәсендә яши. Болар да өстәмә керем. Аннан, югарыда әйткәнчә, дөнья аренасында танылабыз. Шул ук Универсиадага килгән яшь спортчылар киләчәктә безгә олылар арасындагы бәйгеләргә дә киләчәк, бу юлы инде алар курыкмаячак, чөнки шәһәрне, халкыбызны беләләр, дусларына, танышларына безнең хакта сөйләячәк.

- Күптән түгел АКШтан тагын бер ярыш алып кайтканыгызны беләм. Нинди ярышлар ул, кайчан узачак?
- Әйе, Казан шәһәре спорт комитеты җитәкчесе Илгиз Фәхриев белән без Американың Юджин дигән шәһәрендә булып кайттык. Анда безгә 2016 елда Казанда җиңел атлетика буенча яшүсмерләр арасында узачак дөнья чемпионатының флагын тапшырдылар. Без, әлбәттә, өйрәнергә, нәрсәләргә игътибар итәргә, кимчелекләрне, казанышларны барларга да омтылдык. Чагыштыргач, өйрәнгәч шундый нәтиҗәгә килдек: әгәр дә дөнья чемпионатын Казанда бүген уздырырга кушсалар, без аны бүген үк тиешле югарылыкта үткәрә алыр идек. 2016 елда исә 80гә якын илдән 2500ләп спортчы, шулар өстенә делегация җитәкчеләре, тренерлар, җанатарлар да килер дип планлаштырабыз.

Алда әле безне шактый бәйгеләр көтә. 2016 елда дзюдо буенча Европа чемпионатын Казанга алырга тырышачакбыз. 2015 елга яшьләр арасындагы Спартакиада, инвалидлар арасында коляскаларда бию буенча чемпионат уздырырга планлаштырабыз. Әле бит киләсе елга тагын бер грандиоз ярыш - су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты да бездә үтәчәк.

Спортка мөнәсәбәтне чүплекләрдән күрергә була
- Ә инде дүрт елдан Россиядә футбол буенча дөнья чемпионаты уеннары узачак. 2018 елда Казан халкы, Татарстан футбол сөючеләре кайсы уеннарны күрә алыр икән? Безгә төркем уеннары гына эләгерме, әллә күбрәккә дә өмет итә алабызмы?

- Чыннан да, 2018 елның сигезенче июненнән сигезенче июленә кадәр Россия футбол буенча иң зур чараны - дөнья чемпионатын кабул итәчәк. Казанда бер төркем уеннары узачак, анысы төгәл. Анда дүрт команда үзара көч сынашачак. Әлегә нинди командалар, кайсы ил вәкилләре булыр - билгеле түгел. Плэй‑офф уеннары буенча ниндидер карарлар юк әле, әмма безнең стадион ФИФАның барлык таләпләренә туры килә. Шунысы да мөһим, башка төбәкләрдә стадионнар әле төзелә яки төзекләндерелә генә, ә бездә ул инде хәзер үк әзер. Димәк, шул ук 1/8 яки 1/4 финал уеннарына да өмет итә алабыз.

- Хәлил Хәмитович, республика халкы кайсы спорт төрләренә өстенлек бирә икән?
- Бу юнәлештә без һәрчак күзәтүләр, тикшеренүләр алып барабыз. Бүгенге көндә беренче номерлы спорт төре - футбол. Аның белән 48 меңләп кеше шөгыльләнә. Икенче-өченче урыннарда волейбол белән җиңел атлетика - 45 меңнән артык. 40 меңләп кеше чаңгыда йөри, баскетбол (37 мең), йөзү (32 мең) белән шөгыльләнүчеләр дә соңгы елларда шактый артты. Хоккейга 30 меңнән артык кеше өстенлек бирә. Бу - рәсми саннар. Чынбарлыкта теге яки бу төр белән шөгыльләнүчеләр саны күбрәктер дә. Әйтик, республика буенча 300дән артык спорт мәйданчыклары төзелде һәм әле дә төзелә. Әлеге мәйданчыкларда рәхәтләнеп спортның алты төре белән шөгыльләнергә була.

Мине көрәшче буларак борчыган мәсьәлә дә бар. Районнарда да бассейннар, боз сарайлары төзеп, көрәшчеләребез азая кебек. Көрәшче булырдай асыл егетләр хәзер еш кына хоккейга китә.

Гомумән алганда, халык үз сәламәтлеге турында кайгырта хәзер. Шундый бер күренешкә еш тап булам. Ниндидер бер яңа төзелгән йорт яки комплекс янындагы чүп савытларына халык башта төзелеш материаллары чүп‑чарын түгә, аннан көндәлек техника тартмачыклары чыга башлый. Яңа фатирында рәхәтләнеп яши башлаган кеше берзаман спорт җиһазлары, спорт товарлары савытларын чыгара башлый, димәк, ул инде биредә урнашып беткән, хәзер спорт белән шөгыльләнәчәк. Урамда җәен дә хоккей кәшәкәләрен, баулларын тоткан яшьләр боз сараена бара, кемдер футболга ашыга, кышларын халык чаңгы тотып, чаңгы трассаларына ашыга. Үзем дә кыш көне кызларым белән кичләрен чаңгыда йөрергә чыгам һәм шунда килгән халыкның көр күңелле булуын, бар проблемаларын онытып, спорт белән шөгыльләнүләрен күреп шатланам...

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: