16+

Спортчыга философ булу җиңел түгел

Россия хоккеенда иң эмоциональ уенчыларның берсе, Стэнли Кубогы иясе Илья Брызгалов менә инде икенче ел рәттән каләм ияләре белән уртак тел таба алмый. Узган сезонда НХЛның «Филадельфия» командасында уены бик үк әйбәт бармаган капкачы Америка журналистлары белән конфликтка кереп, әңгәмәләр корудан баш тарткан иде.

Спортчыга философ булу җиңел түгел

Россия хоккеенда иң эмоциональ уенчыларның берсе, Стэнли Кубогы иясе Илья Брызгалов менә инде икенче ел рәттән каләм ияләре белән уртак тел таба алмый. Узган сезонда НХЛның «Филадельфия» командасында уены бик үк әйбәт бармаган капкачы Америка журналистлары белән конфликтка кереп, әңгәмәләр корудан баш тарткан иде.

Локаутны быел ЦСКАда уздыручы капкачының күптән түгел Россия журналистлары белән дә арасы бозылды. Мәскәү командасы составында Ильядан нәтиҗәле уен көткән безнең ММЧ вәкилләре аның тотрыксыз уен күрсәтүен тәнкыйтьләп чыккан иде. Ә Брызгаловның әле һаман «серкәсе су күтәрә алмый» булып чыкты. Хабаровскида җирле «Амур»ны 6:2 исәбе белән җиңгәннән соң, каләм ияләре ЦСКА капкачысының уеннан алган тәэсирләре белән уртаклашуын сораган иде. Әмма шушы гади генә үтенеч Брызгаловны ярсытырга җитә кала. «Минем нәрсә дип җавап бирүемне телисез? Башта җыен әшәкелекләр язасыз да аннары интервью алырга телисезме? Миңа хатыным бернинди әңгәмәләрдә дә катнашырга кушмады. Әти белән әни дә шундый ук фикердә», - дип ярсый хоккейчы.
Ә бит үзе бу сезон башланыр алдыннан Россия басмаларының берсенә биргән әңгәмәсендә кешеләр фикеренә мөмкин кадәр азрак игътибар итүне узган сезоннан алган иң зур сабак дип атаган иде.
Брызгалов беренче карашка уртаклыклары булмаган хоккей белән фәлсәфәне берләштерүче сирәк спортчылардан санала. Аның әле үсмер чактан ук фәлсәфә белән ныклап кызыксынуы билгеле. Ул Сократ, Платон, Аристотель, Конфуций хезмәтләрен үз итүен, шулай да Сократ идеяләренең күңеленә якынрак булуын интервьюларында искәртеп килә. Бәлки каләм ияләре белән уртак тел таба алмавы нәкъ менә аның фәлсәфәче спортчы булуыннан, һәр сүзгә салынган тирән мәгънәне эзләвеннән киләдер дә?

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading