Кемнең тормышы кыенрак: разведчикныңмы, әллә спортчыныңмы, дигән сорауга соңгылары, һич икеләнмичә, безнеке дип җавап бирә. Һәркемнең үзенеке үзәктә, дип, моның белән бәхәсләшергә дә булыр иде. Спортчының тормышына разведчикка янаган кадәр куркыныч янамый, билгеле. Тик спортчыга төшкән физик нагрузканы исәпкә алсаң, аларга бер дә җиңел булмавына төшенәсең. Матур җиңүләр артында югалган...
Соңгы елларда Россиянең генә түгел, дөнья биатлоны күгендә кабынган йолдызларыбызның берсе Антон Шипулинның шәхси тормышы да күпләрне кызыксындыра. 24 яшьлек биатлончы егетнең әлегә икенче яртысын табу түгел, аны эзләргә дә вакыты юк. Кая анда хатын табу, кечкенәдән хыялында йөркән эте - лабрадор алырга да җае юк икән спортчының. Антон зур спорттан китү белән үк башлы-күзле булу һәм лабрадор сатып алу хәстәрен күрәчәк. Әлегә аның бөтен уе Сочи Олимпиадасына әзерлек белән бәйле.
Талантлы биатлончы, Дөнья кубогы ярышлары җиңүчесе, Олимпия уеннарының бронза призеры хәзер бик сирәк кенә эләгә торган буш вакытын дуслары белән ял итүгә һәм хәйриячелек эшенә багышлый. Туган төбәге Свердловск өлкәсендә Антонның спортка ярдәм итү буенча үз фонды эшли. Карьерасын тәмамлагач, ул туган шәһәре Екатеринбургта төпләнергә уйлый. Шулай да егет спорттан соңгы тормышын әлегә төгәл күзаллый алмый. Әмма бер нәрсә бәхәссез: Антон киләчәктә хәйриячелеккә тагын да күбрәк вакытын һәм көчен куярга ышандыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар