16+

Старт бирелде – хәерле сәгатьтә!

Сочи Олимпиадасы стартына 4 айлап кына вакыт калып бара. Узган атнада кышкы уеннарга әзерлек ахыргы этабына керде - Олимпия уты Грециядән Россия башкаласына китерелеп, аның ил буйлап эстафетасы башланды.

Старт бирелде – хәерле сәгатьтә!

Сочи Олимпиадасы стартына 4 айлап кына вакыт калып бара. Узган атнада кышкы уеннарга әзерлек ахыргы этабына керде - Олимпия уты Грециядән Россия башкаласына китерелеп, аның ил буйлап эстафетасы башланды.

Бу вакыйганың үзәгендә була алмаганнар аны телеэкраннардан Интернет сәхифәләреннән тамаша кылды. Эстафетаның Мәскәү этабында кемнәр генә катнашмады: кышкы һәм җәйге Олимпия чемпионнары, Россия Президенты, спорт чиновниклары, Бөек Ватан сугышы ветераннары, сәнгать әһелләре арасында хәтта Монако кенәзе Альбер II дә бар иде. Дөрес, Олимпия утының рәсми старты кытыршылыкларсыз гына үтмәде. Кремль территориясеннән узган икенче этапта факел сүнеп, аны 20 секунд эчендә янәдән тергезергә туры килде. «Сочи-2014» оештыру комитеты президенты Дмитрий Чернышенко соңрак твиттерында бу техник төгәлсезлеккә факел клапанының кирәгенчә ачылып бетмәве сәбәп булуын аңлатты.
Дөнья тәҗрибәсе күрсәткәнчә, Олимпиада факелы сүнү шулай да начар фал түгел. Катлаулы һава шартларында аның борынгы Олимпиядә дә кабынмау очраклары булган. Ә менә 2008 елгы Пекин Олимпиадасы эстафетасы вакытында факелны белә торып сүндергәннәр. Оештыручылар бу адымга Тибетның бәйсезлеге яклыларның каршылык акциясе вакытында барырга мәҗбүри булган.
Сочидагы XXI кышкы уеннар уты эстафетасы ак Олимпиадалар тарихында иң масштаблысы һәм озакка сузылганы булып кереп калачак. Быел октябрь башында старт алган эстафета киләсе елның 7 февралендә, Сочида уеннар ачылу көнендә тәмамланачак.
123 көн дәвамында Олимпия уты кабынган факел автомобильләрдә, поездларда, очкычларда, шулай ук иярләнгән атларда һәм боланнарда 65 мең кмдан артык юл узачак. Сочи Олимпиадасы илчесе, тимераякта йөгерүче Иван Скобревның факел тапшыруның үз этабын тимераякта узарга ниятләве дә мәгълүм. Олимпия уты маршруты Россиянең 2900 торак пункты, илнең барлык 83 төбәгенең башкалалары аша узачак. 130 млн кеше әлеге тарихи вакыйганың шаһитлары булыр дип көтелә.
Сочи уеннары уты Төньяк полюсны да «җылытачак», дөньядагы иң тирән Байкал күле төбен дә бизәячәк, Эльбрус тавы түбәсендә дә яначак. Факелның космоста кунак булу ихтималы да зур.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading