16+

Суга сикерү буенча дөнья турнирының Россия этабы Мәскәүдә түгел, Казанда узачак

Суга сикерү федерациясе президенты Алексей Власенко, 2015 елда Суга сикерү буенча дөнья турнирының Россия этабы Мәскәүдә түгел, Казанда узачак, дип белдерде.

Быелгы турнир Пекинда башланып китәчәк. Ул 13-15 март көннәрендә узачак. Дубайда үткәрелә торган икенче этап 19-21 мартта була. 24-26 апрель көннәрендә Россия этабы Казанда узачак. Турнир 1-3 майда - Лондонда, 22-24 майда Канаданың Виндзор шәһәрендә дәвам итәчәк һәм 29-31 май көннәрендә Мехикода тәмамланачак.

- Россия этабын Казанда уздыру турындагы карар, иң беренче чиратта, быел Казанда Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты узуга бәйле. Әлеге турнир спортчылар өчен менә дигән репетиция булачак. Өстәвенә, миңа мәгълүм булганча, кайбер җыелма командалар дөнья чемпионаты алдыннан Казанда чыгыш ясау мөмкинлеге бирүне сораган. Без FINAның башкаручы директоры Корнел Маркулескуны күндерә алдык, Казан үзе дә әлеге ярышларны үткәрүне теләде, - дип белдерде Алексей Власенко.

Фото: kazanfirst.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading