16+

Табигать – үзе дәва, “Яшел фитнес” - шәп чара!

“Яшел фитнес” июль аеннан башланачак. Ләкин, 30 кешелек кенә төркемнәр туплана, коронавирус сәбәпле, хәзергә массакүләм җыелышу була алмый, - дип искәртте Ләйлә Фазлыева.

Табигать – үзе дәва, “Яшел фитнес” - шәп чара!

“Яшел фитнес” июль аеннан башланачак. Ләкин, 30 кешелек кенә төркемнәр туплана, коронавирус сәбәпле, хәзергә массакүләм җыелышу була алмый, - дип искәртте Ләйлә Фазлыева.

Коронавирус пандемиясе сәбәпле кертелгән үзбикләнү режимы акрынлап ахырына якынлашып килә. «Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә инде җәмәгатьчелек мохитендә спорт чаралары оештыру турында да сүз барды. 

- Казанда паркларда җыйнаулашып физик күнегүләр ясауны гамәлгә керткән идек үз вакытында. Үзем дә күнегүләр оештырдым, коронавирус вакытында гына туктап торабыз. Горький паркына җыелышып физик күнегүләр ясыйбыз, - диде Татарстан премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева.

Казанда 5 ел элек башлангыч алган “Яшел фитнес” (“Зеленый фитнес”) проекты Татарстанны гына колачлап калмыйча, Россия төбәкләренә дә таралган. 

- Паркларда җыйнаулашып физик күнегүләр ясауга илебезнең 43 төбәгендәге 63 шәһәр һәм торак пункт кушылды, ачык һавадагы 3576 дәрестә 350 меңгә якын кеше катнашты, - дип, сүзләрен саннар белән раслап сөйләде “Яшел фитнес” проекты җитәкчесе Мурат Димитров.

Татарстан һәм Казан белән аваздашлы “Яшел фитнес” Белоруссиядә, шулай ук Төркиянең Иске Шәһәр каласында да үткәрелгән инде.

“Яшел фитнес” күнегүләре бушлай. Ләйлә Фазлыева әйткәнчә, проект спорт эчтәлекле грантлар хисабына гамәлгә ашырыла, ә республика бюджетыннан бер тиен дә күчерелми. Шулай да, күнегүләргә йөргән кешеләр тренерга 50 сум “чәйлек” күчерә ала.
- Приз фонды туплана, спорт күнегүләренә йөрүчеләргә бүләкләр бирелә, - диде Мурат Димитров.

Казанның “Парклар һәм скверлар дирекциясе” муниципаль бюджет учреждениесе арт-директоры Дарья Куракова алхәбәр җиткергәнчә, күнегүләр Горький паркында, Аккош күлендә, Дәрвишләр бистәсендәге “Комсомольское” комлыгында оештырылачак.
- “Яшел фитнес” июль аеннан башланачак. Ләкин, 30 кешелек кенә төркемнәр туплана, коронавирус сәбәпле, хәзергә массакүләм җыелышу була алмый, - дип искәртте Ләйлә Фазлыева.

Татарстанда проект үзбикләнү режимы вакытында да тукталып калмаган. Дөрес, күнегүләр онлайн рәвештә үткәрелгән: 120 дистанцион дәрестә 10 меңгә якын кеше катнашып физик күнегүләр ясаган. 
- “Яшел фитнес” күнегүләрендә спортчылар һәм артистлар да катнаша иде. Аларны алга таба да чакыру ниятләнелә, - диде республиканың спорт министры урынбасары Илдар Садриев.

Ләйлә Фазлыева сөйләшүгә йомгак ясап, “Безнең ишегалды” республика программасы буенча ишегалларын капиталь төзекләндергәндә спорт мәйданчыклары да ясалуын искәртте. “Үзбикләнү режимы тәмамлангач, паркларга һәм скверларга да күнегүләргә йөрик, ишегалларында да җыйнаулашып физик күнегүләр ясыйк. Табигать – үзе дәва, ә бергәләшеп спорт белән шөгыльләнү көчле уңай энергия бирә”, - диде Ләйлә Фазлиева.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading