Шәһри Казан

Тагын җиңү яуладык

2016 елда Казан юниорлар арасында җиңел атлетика буенча дөнья чемпионатын кабул итәргә җыена. Татарстан башкаласының бу хокукны яулавы Җиңел атлетика федерацияләре халыкара ассоциациясе советының күптән түгел Дакарда узган утырышыннан соң мәгълүм булды.

Реклама

Юниорлар арасында әлеге спорт төреннән дөнья беренчелеге ике елга бер мәртәбә оештырыла. 2012 елгы чемпионатны Испаниянең Барселона шәһәре кабул иткән булса, быел ярышлар АКШта узачак. Тагын ике елдан - безнең чират. Бездәге чемпионатның төгәл датасы әлегә билгеләнмәгән, июнь ахыры яки июль башында узарга мөмкин дигән хәбәрләр генә бар. Катнашучылар саны буенча мәгълүматлар да якынча гына. Казан турнирында 200гә якын илдән 2000ләп спортчы катнашыр, 1000ләп волонтер һәм 290га якын хөкемдар эшләр дип көтелә. Ә менә ярышларның алты көн дәвам итәчәге һәм шул чорда медальләрнең 44 комплекты уйнатылачагы төгәл мәгълүм. «Казан-2013» Башкарма дирекциясе башлыгы Азат Кадыйров журналистлар белән очрашуда белдергәнчә, ярышларны Үзәк стадион кабул итәчәк. Биредәге җиңел атлетика манежы, шулай ук «Буревестник» һәм «Олимп» стадионнары бу чорда күнекмәләр уздыру өчен беркетелгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: