16+

Айдар Хәйретдинов: "Башка район өчен көрәшергә чакырып, фатир тәкъдим иттеләр"

Көрәшчеләр арасында башка район өчен чыгыш ясаучылар шактый. Кайберәүләр аларны легионерлар дип атавын дәвам итә. Бу күренешне туган районын түбәнсетү дип кабул итүчеләр дә бар.

Айдар Хәйретдинов: "Башка район өчен көрәшергә чакырып, фатир тәкъдим иттеләр"

Көрәшчеләр арасында башка район өчен чыгыш ясаучылар шактый. Кайберәүләр аларны легионерлар дип атавын дәвам итә. Бу күренешне туган районын түбәнсетү дип кабул итүчеләр дә бар.

Бу хакта  Балтач районы батыры, танылган көрәшче Айдар Хәйретдинов үз фикерен белдерде.

“Бүгенге көндә республикада үтә торган ярышларга үз көрәшчеләре белән генә килә торган бердәнбер район – ул Балтач районы. Төрле районнардан көрәшчеләр җыйган Әлмәт, Лаеш районнары белән бик каты көрәшергә туры килә, шуңа күрә безнең көндәшләр көчле. Әйтик, соңгы ярышта без дүртенче урынга лаек булдык. Әгәр легионерларны алып атсак, беренче булыр идек. Әмма икенче яктан, һәрбер көрәшченең көчле һәм сәләтле вакытында эшләп каласы килә. Легионер башка районга барып, үзенең көчен бәяләү хисабына акча эшләргә мөмкин, чөнки анда аңа күбрәк түлиләр. Моны да аңларга була, көрәшченең көчле вакыты – бер вакыт кына. Мине дә башка районнарга чакырдылар. Фатир да тәкъдим итеп карадылар. Ләкин мин районнан беркая да чыгып китмәдем”, - ди Айдар Хәйретдинов.

Ләкин балалар арасында бу хәлне бетерергә кирәк дигән фикердә Айдар Хәйретдинов. “Баланың командасы аның туган җирендә булырга тиеш. Әгәр район командасын башка җирдән килгән көрәшче хисабына күтәрәләр икән, димәк, бу җирлектә көрәш үсми дигән сүз. Моңа чик куярга кирәк”, - дип белдерде ул.

Бу хакта ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов болай диде: “Бу - катлаулы мәсьәлә. Кемнең арбасына утырсаң, шуның җырын җырлыйсың. Балтач районында эшләсәм, бүтәнчәрәк сөйләр идем. Һәрбер районда көрәшнең үсүен телим. Әгәр көрәшче башка районга күчеп, көрәш секцияләре барлыкка килә яки аның үрнәгендә көрәшчеләр үсә икән, мин каршы килә алмыйм”.

Ул әлеге кагыйдәне бозып, Олы Шыңар егетен Ханты-Мансийск өчен көрәшкә җибәрүен һәм аның беренче урын алып кайтуын да әйтте. “Миндә теге яки бу район гына җиңсен дигән караш юк. Көрәш кискенрәк булган саен кызыграк. Аңлыйм, Теләче белән Балтачның да гел беренче урын аласы килә. Ләкин егетләр Лаеш районына барып көрәшә, чөнки аларга анда эш тәкъдим итәләр, җир кишәрлеге бирәләр. Ә спорт кешесенең карьерасы кыска гомерле. Шуңа көрәшчеләрне чикләргә кирәкми. Башка районнар өчен иң күп көрәшкән көрәшче – ул Сергей Павлик”, - диде Хәлил Шәйхетдинов.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бака ботын кыстырмый калмый инде. Легенда сөйләгәндә Хәлил әзи шыпырт кына утырырга өйрәнсен иде. Үзе районын "саткач" дәшми калмавыдыр))

    Мөһим

    loading