16+

ТАССРның 100 еллыгына менә дигән бүләк!

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Динамо-Казан» чирәмдәге хоккей буенча ирләр командасы уенчыларын 2020 ел сезонында чирәмдә хоккей буенча Россия чемпионатында искиткеч һәм лаеклы җиңүләре белән котлады.

ТАССРның 100 еллыгына менә дигән бүләк!

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Динамо-Казан» чирәмдәге хоккей буенча ирләр командасы уенчыларын 2020 ел сезонында чирәмдә хоккей буенча Россия чемпионатында искиткеч һәм лаеклы җиңүләре белән котлады.

Спортчыларны хөрмәтләү Казан Кремлендәге тантаналар залында узды.

"Хөрмәтле уенчылар, тренерлар, клуб җитәкчеләре! Сезне чын күңелдән җиңүегез белән котлыйм, - диде Рөстәм Миңнеханов, спортчыларга мөрәҗәгать итеп. - Дөньядагы пандемия белән бәйле вәзгыятькә карамастан, сез 18 нче тапкыр ил чемпионнары титулын яуладыгыз һәм республикабызга Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына яхшы бүләк ясадыгыз. Араик Арташович Маргарян җитәкчелегендә коллектив, уенчылар, тренерларның планлы, максатчан эше нәтиҗәсендә сез янә мактау пьедесталының югары баскычына күтәрелдегез".

Рөстәм Миңнеханов уенчыларга һәм тренерларга авыр һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен ихлас рәхмәт белдерде. «Татарстан Республикасы Чирәмдәге хоккей федерациясе җитәкчелегенә, спонсорларга һәм «Динамо» физкультура-спорт җәмгыятенә аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Сезнең уртак тырышлыгыгыз белән команда тренировкалары һәм уңышлы чыгыш ясаулары өчен уңайлы шартлар тудырылган", - дип билгеләп үтте Президент. Аның сүзләренә караганда, «Динамо-Казан» җиңүләре республикада чирәмдәге хоккей үсешенә яхшы этәргеч булды: «Сезнең казанышлар үрнәгендә лаеклы алмаш үсә, балалар «Динамо» олимпия резервы мәктәбендә шөгыльләнә, - диде ТР Президенты. - Сезгә сәламәтлек, тынычлык, иминлек һәм киләчәктә шундый ук ышанычлы һәм якты җиңүләр телим".

Җавап сүзе белән команданың баш тренеры Араик Маргарян чыгыш ясады. Спортчылар Рөстәм Миңнехановка истәлекле медаль һәм команда фотоларын тапшырдылар.

ТР Президенты Матбугат хезмәте

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading