Шәһри Казан

Татар көрәшенең тагын бер танылган батыры вафат

Татар көрәше тагын бер югалту ачысын татырга мәҗбүр. 55 яшьлек танылган көрәшче Марат Ишмөхәммәтов йөрәк өянәгеннән вафат булган.

Бу турыда "ШК" хәбәрчесенә Кукмара көрәшчеләре хәбәр итте. 1990, 1992, 1997 елларда авыр үлчәүдә Татарстан батыры булып танылган, Татарстанның һәм Россиянең спорт остасы, үз чорында авыр үлчәүдә иң көчле пәһлеваннарның берсе Марат Ишмөхәммәтов Кукмара районының Зур Сәрдек авылында җирләнгән.

Реклама

Мәрхүмнең гаиләсенең, якыннары һәм туганнарының кайгысын уртаклашабыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 7 сентябрь 2020 - 21:31
    Без имени
    БИК тыныч,кочле корэшче иде,мэрхум Марат нын гаилэсенэ,якын туганнарынын тирэн кайгысын уртаклашабыз,урыны ожмахта булсын