Кагыйдәләрнең үзгәрүеннән отучылар да бар. Әйтик, билбау көрәшендә бил алышучыларга бәхет елмая хәзер. Кем кем, ә менә алар аркага яткыра беләләр. Татарстан чемпионатында берьюлы берничә Алексеевск егетенең призерлар арасына керүе дә раслый моны. Билбаулы көрәш буенча җиде тапкыр (!) дөнья чемпионатын откан Россиянең атказанган спорт остасы Габдеҗәлил Сөләйманов кагыйдәләрнең алар өчен – хәтта ирекле стиль вәкилләре өчен дә файдалы булуын яшерми. “Яшьләр арасында көрәш буенча катнашып, республикада җиңүчеләр арасына кергән бар иде. Аннан татарча көрәшкә бик сирәк кенә кердем. Ә инде әлеге Татарстан чемпионатына без максатчан рәвештә әзерләндек. Сөлгене билгә бәйләп көрәшү минем өчен файдага гына, менә, Аллаһы Тәгалә кушып, финалга кадәр килеп җиттем”, - диде ул “ШК” хәбәрчесенә.
Дөрес, финалда оттырды ул. Соңгы елларда үз авырлыгында фаворитка әйләнгән Искәндәр Мортазин хәйләкәррәк булып чыкты. Бу очракта бимк күпләр, нәрсәгәдер өмет итеп, кубик ыргытыр, яки кәефе китер иде. Габдеҗәлил исә хәйләкәр алымга эләгүен үзе үк елмаеп таныды, көндәшенең уңышына шатланды, аңа да, тренерына да барып рәхмәтен җиткерде. Хәер, тренеры – әтисе Бари абый да шулай ук. Кич бездән финал очрашуының видеосын да сорап алдылар әле. “Кайда ялгышканымны аңладым, рәхмәт!”, - диде ул чын профессионалларча.
Искәндәр дигәннән, бу көнне финалда тумышлары белән Актаныштан булган өч көрәшче бил алышты. Раббани Нургалиев туган ягы өчен көрәшеп, ниһаять, Татарстан чемпионы булып танылды. Бу үлчәүдәге төп көндәшләреннән саналган Фирзәр Гыйниятуллинны ул ярымфиналда отуга иреште. Мортазинның да Актаныштан булуын беләбез, соңгы елларда Әлмәт командасы данын яклый. 70 кг.да финалда Динар Кәримуллинга оттырган Айназ Тимеров та Актаныштан, ләкин бүгенге көндә Түбән Кама өчен бил алыша.
Яңа исемнәр күп, җиңүчеләр шулар ук
Күрәсезме, финалистлар арасында да, призерлар арасына керүчеләр арасында да моңарчы исемнәре әллә ни билгеле булмаган көрәшчеләр шактый. Яшьләр үсә, анысы, сүз дә юк. Дөрес, чемпионнарның барысы да – исемнәре берничә ел дәвамында тел очында торган егетләр. 75 кг.да Әлмәт егете Рамил Синәкәев якташы Марат Кәримовны финалда отты. Марат “минсельхоз”дагы уңышын дәвам итәргә теләгән иде булса кирәк, бик киеренке тотыштылар алар. Бер командадан дип уйлап та булмас иде хәтта. 80дә Ренас Кәлимуллинның җиңүен алдан ук фаразладылар. Алдагы ярышта ул финалда нәкъ менә Марат Кәримовка оттырган иде. Бу юлы исә хәлиткеч бәйгедә Илдар Гыйниятуллин аңа каршы торып та маташмады. Ике Теләче егете финалга җиткән икән, бу инде үзе – зур күрсәткеч. Дөрес, Ренас башка команда өчен көрәшсә, Илдар әле каршы торыр иде кебек.
Булат Мусин белән Раил Нургалиев очрашуын да көттек без. Алдагы елларда Булат яңа кагыйдәләргә җайлашып бетә алмыйча торды кебек, шуңа да ул хәтта җиңү өмет иткәндә дә оттырып куйгалый иде. Раил дә бу юлы җиңү өчен бөтен көчен куйды. Көрәшеп чыга да, үз урынында тыныч кына, чираттагы чыгышын көтеп утырды ул. Булат белән көрәшләре бик озакка сузылды аларның, бәхәсле моментлар да күп иде. Бәхет Раилгә елмайды. Татарстан чемпионатын ничә тапкыр откандыр – ул инде бәлки хәтерләмидер дә. Шимбә көнне ул күптән түгел генә бәби алып кайткан тормыш иптәшенә дә зур бүләк ясады. Аннан килеп, ничә ел дәвамында 100 кг.га кадәр үлчәүдә бил алышуы да мактауга лаек факт. Димәк, көрәшкә ул әзер, кирәк чакта үзен формага да кертә ала.
Муса Галләмов, Фәрхәт Фәйзуллиннар да үз осталыкларында шикләнер урын калдырмады. Муса моңарчы Татарстан чемпионатларын отмады бугай. Инстаграмга да “ниһаять!” дип язып куйган әнә. Нишлисең, моңа кадәр ул Россия чемпионатларында Мари Иле өчен көрәшә иде. Быел Татарстан өчен бил алышыр инде дигән нияттә калабыз.
Командалар
Командалар беренчелегендә, аңлашыла ки, Теләчегә тиңнәр табылмады. Әлмәт тә үз урынында. Буыннар алмашы барган команда өчен икенче урынга чыгу – әйбәт күрсәткеч. Моңарчы лидерлар арасында исәпләнгән Зәйнең – 12нче, Балтачның 14нче урынга тәгәрәве күңелсез. Ни өчендер Балтачның кайбер лидерлары бу юлы Вахитов командасы өчен бил алышты. Кукмара командасының призерлар арасына кайтуы – көтелгән хәл. Арчалар да булдырды. Әйтүләренә караганда, беренче әйләнештә Арча бер генә көрәшчесен дә югалтмаган икән. Афәрин!
Көрәш безгә кирәк
...Әйе, көрәшкән саен проблемалар арта. Кагыйдәләр турында күп сөйләнде. “Минсельхоз”да яңа формаларның тишелеп, ертылып беткәнен күрдек, әмма ул тишекләр бу ярышта да ямалмады. Култык аслары гына түгел, астагы урта өлешләре дә ертылып чыга хәзер, кайбер әгъзалар да күренгәли башлады. Элеккеге форма белән көрәшергә теләүчеләр булгалады Татарстан чемпионатында. Көрәшчеләргә бәлки бер фикергә килеп, кайсы формада көрәшергә уңайлы – шунысында көрәшсеннәр икәнен үзләренә хәл итәргәдер?
Бу юлы тагын бер проблема килеп кушылды әле. Зөлфәт Зиннуров өчен күңел үртәлде. Ничә көннәр дәвамында бер бушка “Татар радиосы”нда Татарстан чемпионатына чакырып ятучы, үз инстаграмында көрәшкә әйдәүче алып баручыны машинасы белән Көрәш сараена кертмәгәннәр. Махсус чакыру белән чакыртып китереп, ВИП-ложага утыртырга иде үзен югыйсә. Хәер, үртәлүчеләр ул гына түгел. Авыллардан килеп тә, көрәшкә эләгә алмаучылар шактый булды ял көннәрендә. Әйе, Көрәш сарае территориясе шыплап тулган иде, анда кергән очракта да машина куярга урын табылуы шикле иде, әлбәттә. Бу хәл проблемага әверелмәсен иде.
Көрәшергә генә түгел, сугышырга да өйрәнәбез акрынлап. Күптән түгел Зәйдә билбаулы көрәш буенча Россия чемпионатында килеп чыккан инцидентны татар көрәшендәгеләр ах итеп сөйләгән идек. Ул хәлгә үк барып җитмәсә дә, Татарстан чемпионатында Радик Салахов белән Лениз Абдуллин көрәшеннән соң килеп чыккан хәл уйланырга мәҗбүр итә. Уйланып, ниндидер карарга килү турында сүз бара. Ярый әле Россия чемпионаты түгел иде дә, ярый әле конфликтка керүчеләрнең берсе Кавказ вәкиле түгел иде. Булыр иде аннан хәлләр.
Комментарийлар