16+

Татарча хоккей: берсе бетте, икенчесен көтәбез

Эмильне Казанда көтәләр: “Ак Барс”ка каршы уеннан соң татар капкачысына янә игътибар артты.

Татарча хоккей: берсе бетте, икенчесен көтәбез

Эмильне Казанда көтәләр: “Ак Барс”ка каршы уеннан соң татар капкачысына янә игътибар артты.

“Бу уенга бик әзерләндем. “Ак Барс”тан китү белән – көттем, ничек булачагын уйладым һәм күзалладым”, – үзен тәрбияләгән командасына каршы беренче уенын уздырганнан соң капкачы Эмиль Гарипов шулай дип белдергән. 11 февральдә Балашихада “Авангард” – “Ак Барс” каршылыгында Омск командасы җиңүе барыннан да элек Эмильнең җиңүе булып тарихка кереп калды.

Сишәмбе кызу булачак
18 февральдә әлеге каршылыкның “икенче сериясе” көтелә. Бу юлы инде “Авангард”ны Казан бозында көтәбез. Капкага Эмиль басармы? Анысын НХЛда Стэнли Кубогын оту серен  яхшы белгән остаз Боб Хартлидан сорарга кирәктер. “Ак Барс”ка каршы Гариповны махсус чыгардым, – дигән иде ул үз бозларындагы уеннан соң. – Элекке командага каршы уйнау уенчы өчен дә яхшы, матбугатны да уята, гомумән яхшы тон өсти”.

Остаз ялгышмады: Эмиль Гарипов 8 сезонын багышлаган командасына каршы тәүге уенында сынатмады – капкага сугылган 34 алканың берсен генә тота алмады. Анысын да уен төгәлләнергә 13 секунд калганда гына. Ә буллит сериясендә Эмиль Гарипов командасына җиңү китерде – 2:1.
– Моңа кадәр буллит сериясендә начар тора идем. Әлеге традицияне өзү турында хыялландым һәм Аллаһы Тәгалә булышты, – диде Эмиль.

...“Авангард” белән “Ак Барс”ның Көнчыгыш конференциядә лидерлык өчен көрәшүләрен дә онытырга ярамый. Әлегә аларны 3 очко аерып тора – “Ак Барс” алдарак. Димәк, сишәмбе Казан бозында кызу булачак.

Финиш күренә
“Ак Барс”ка КХЛның  даими чемпионатында 6 матч уздырасы калды. Казан клубы вакытыннан алда Харламов дивизионы җиңүче булып танылды. Димәк калган уеннар ничек кенә төгәлләнсә дә, Дмитрий Квартальнов шәкертләре икенче урыннан да түбән төшмәячәк. “Ак Барс”ның  2011, 2013, 2015 һәм 2018 елларда да дивизион җиңүчесе булганы бар иде.

Таблицага күз салыйк: плей-офф бүген башланса, “Ак Барс”ка “Металлург” белән көч сынашырга туры килер иде.  

...“Нефтехимик”та “Ак Барс”ның көндәше булырга мөмкин – Түбән Кама клубы конференциядә плей-оффка сигезенче юллама өчен көрәш алып бара. “Барысы да үзебездән тора”, – ди команданың баш тренеры Вячеслав Буцаев. Килешми мөмкин түгел: сезон азагындагы алты уенда “Нефтехимик”ның үзе кебек үк плей-оффка омтылган  төп көндәшләре – “Адмирал” белән – 2, “Амур”га каршы – 3 матч уздырасы бар. Календарь алдан уйлап төзелгән диярсең.
“Нефтехимик”ның калган уеннары
Түбән Камада:
15.02. 17:00 – “Адмирал”
17.02. 19:00 – “Амур”.
Читтә:
21.02. 17:00 – “Металлург”
23.02. 10:00 – “Амур”.
24.02. 10:00 – “Амур”
26.02. 12:30 – “Адмирал”.

Сезон беткәч ни булыр?
Сүзне капкачылар белән бәйле темадан башлаганбыз икән, бүгенгә ноктаны да шулар ярдәмендә кую дөрес булыр. Эмиль Гариповның уеныннан соң аның киләчәген дә фаразлый башладылар. Чөнки капкачының “Авангард” белән килешүе 30 апрельгә кадәр генә төзелгән. Эмильне инде ЦСКАга “кодалый” да башлаганнар.

Бу сезон азагында “Ак Барс” капкачылары Тимур Билялов белән Адам Рейдеборнның да килешү вакытлары чыга. Тимур  инде НХЛга китү теләге барлыгын да яшерми, тәкъдимнәр дә бар ди, имеш. Дөрес, узган атнада Европа хоккей турының Швеция этабында Россия җыелмасы составында тәүге уенында ук финнардан 7 минут эчендә 3 алка керттергәч, тәкъдимнәрнең кимү ихтималы да юк түгел.  “Барысы да плей-оффтан тора. Яхшы уйнасам – яхшы контракт көтелә. Юк икән – начары”, – дигән Тимур бу уңайдан.

...Ә без Эмильне көтәбез. Әлегә “Авангард” формасында Казан бозында беренче тапкыр “Ак Барс”ка каршы уйнавын күрер өчен. Алдагысын вакыт күрсәтер.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading