16+

Татарстан чаңгычысы – Норвегия күгендә

Татарстан чаңгычысы Иван Панин мәртәбәле турнир - ике төр көрәш буенча Дөнья Кубогына әзерләнә. Әлеге турнир ноябрь ахырында Лиллехамер (Норвегия) шәһәрендә узачак.

Татарстан чаңгычысы – Норвегия күгендә

Татарстан чаңгычысы Иван Панин мәртәбәле турнир - ике төр көрәш буенча Дөнья Кубогына әзерләнә. Әлеге турнир ноябрь ахырында Лиллехамер (Норвегия) шәһәрендә узачак.

Дөнья Кубогының беренче этабында катнашу өчен Россия җыелма командасының киңәйтелгән составына шулай ук тагын ике якташыбыз - Нияз Нәбиев белән Эрнест Яхин да кергән иде.
Лениногорск шәһәрендә туып үскән яшь спортчы И.Панин әйтүенчә, сезон алды әзерлеге бик яхшы үткән. «Әзерлек дәрәҗәсен бик яхшы дип бәялим. Әмма үзем турында башка ил спортчылары белән көчемне сынап карамыйча берни дә әйтә алмыйм, - ди Панин. - Сезон алды әзерлеге кысаларында күпчелек Россиядә - Чайковский һәм Сочи шәһәрләрендә шөгыльләндек. Шулай ук Австрия белән Германиядә булдык».
Татарстанның «оча торган чаңгычысы» әйтүенчә, сезонның төп старты - Италиядә узачак дөнья чемпионаты һәм Дөнья Кубогы этаплары. Дөнья чемпионаты киләсе елның февраль ахыры- март башында узачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading