16+

Татарстан чемпионатында җиңү яулаган көрәшчеләргә нинди бүләк каралган?

Көрәш сараена тамашачылар бары тик куар-код белән генә керә алачак. Һәм игътибар: көрәшчеләргә дә куар-кодлар яки ПЦР-тестлар кирәк булачак. Бу хакта "Ак Барс" Көрәш сараеның генераль директоры урынбасары Фәрит Шәйхетдинов хәбәр итте.

Татарстан чемпионатында җиңү яулаган көрәшчеләргә нинди бүләк каралган?

Көрәш сараена тамашачылар бары тик куар-код белән генә керә алачак. Һәм игътибар: көрәшчеләргә дә куар-кодлар яки ПЦР-тестлар кирәк булачак. Бу хакта "Ак Барс" Көрәш сараеның генераль директоры урынбасары Фәрит Шәйхетдинов хәбәр итте.

Татарстан чемпионаты, гадәттәгечә, "Ак Барс" Көрәш сараенда узачак. Ләкин, игътибар: теркәлү һәм үлчәнү башка урында булачак! 21 ноябрьдә Көрәш сараенда дәрәҗәле бәйге узу сәбәпле, көрәшчеләр "Тулпар" спорт залында җыелыр дип уйланыла. Бу хакта төгәл хәбәр соңрак булачак.

Әлбәттә, Татарстан чемпионатының эш көннәрендә узуы көрәш сөючеләрдә кайбер ризасызлык та тудырды. Юктан гына кабул ителгән карар түгел бу. Чыганакларыбыз хәбәр иткәнчә, Татарстанның көрәш федерациясе җитәкчесе Марат Әхмәтовка ике вариант - гадәттәгечә, җомга-шимбә һәм атна башы тәкъдим ителгән. Республикадагы, гомумән, илдәге санитар-эпидемиологик вазгыятьне истә тотып, икенче вариант сайланган. Көрәшкә эләгә алмаячакмын диючеләргә борчылырга кирәкми. Көрәш федерациясе башкарма директоры Марсель Таһиров бәйгедән турыдан-туры трансляция булачак дип ышандырды.

Шунысы да бар: Көрәш сараена тамашачылар бары тик куар-код белән генә керә алачак. Һәм игътибар: көрәшчеләргә дә куар-кодлар яки ПЦР-тестлар кирәк булачак. Бу хакта "Ак Барс" Көрәш сараеның генераль директоры урынбасары Фәрит Шәйхетдинов хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә Көрәш сараеның үз хезмәткәрләренең дә бары тик кимендә беренче прививкасы булганнар гына кертелә.

Сүз уңаеннан, Фәрит Шәйхетдинов - Татарстан чемпионатының баш хөкемдары булачак. Бүгенге көндә ул 21 кешедән торган судьялар бригадасын барлау белән мәшгуль.

Татарстан чемпионатында җиңү яулаучылар декабрь аенда шулай ук Казанда узачак Россия чемпионатында катнашу хокукына ия булачак. Приз фондына килгәндә, беренче урынны яулаучыларга - 50 мең, икенче урыннда калучыларга - 40 мең, өченче урынны яулаган ике көрәшчегә 30ар мең сум күләмендә акчалата бүләк каралган. Моннан тыш, бәйге алдыннан һәр көрәшчегә көрәш формасын да тапшырачаклар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading