16+

Татарстан футболында Билалетдинов чоры булырмы?

Мәшһүр тренер Зиннәтулла Билалетдиновның «Ак Барс»тагы эшчәнлек чоры Татарстан хоккее тарихына алтын хәрефләр белән язылып калды. Шушы ук фамилияне йөрткән тагын бер милләттәшебез - футбол тренеры Ринат Билалетдиновка исә Татарстан футболы тарихына үз сәхифәсен язып калдыру шансы туды. Мәскәүдә яшәүче белгечнең «Рубин»га баш остаз итеп билгеләнүе Яңа ел бәйрәмнәреннән соң...

Татарстан футболында Билалетдинов чоры булырмы?

Мәшһүр тренер Зиннәтулла Билалетдиновның «Ак Барс»тагы эшчәнлек чоры Татарстан хоккее тарихына алтын хәрефләр белән язылып калды. Шушы ук фамилияне йөрткән тагын бер милләттәшебез - футбол тренеры Ринат Билалетдиновка исә Татарстан футболы тарихына үз сәхифәсен язып калдыру шансы туды. Мәскәүдә яшәүче белгечнең «Рубин»га баш остаз итеп билгеләнүе Яңа ел бәйрәмнәреннән соң...

Әлеге вакыйга интернет киңлекләрендә, матбугатта, радио һәм телеэфирда бик көчле фикер алышуларга җирлек бирде. Мәшһүр Корбан Бердыевка алмашка килгән остазның мондый шау-шу тудыруының берничә сәбәбе бар. Шуның иң зурысы - Билалетдиновның, 2007 елда Мәскәү «Локомотив»ында ике ай баш тренер вазифасын башкарып алуын исәпләмәгәндә, премьер-лигада эшләү тәҗрибәсе булмау. Билалетдинов - яшь футболчылар әзерләү буенча танылган белгеч, тренерлык карьерасының зур өлеше Мәскәү «Локомотив»ының яшьләр командасы белән бәйле. ММЧ «Рубин» остазының әлегә премьер-лига клубын җитәкләргә хокук бирүче махсус лицензиясе булмавын да «казып» чыгарды. Шуңа күрә ул хәзергә формаль яктан өлкән тренер дип атала. Ә баш тренер вазифаларын кәгазьдә аның ярдәмчесе Владимир Маминов башкара. Мәскәү «Локомотив»ы уенчысы чагыннан ук яхшы таныш булган Маминов та «Рубин»ның тренерлар штабына керде.
Кайбер экспертлар югары амбицияле топ-клубка премьер-лигада эшләү тәҗрибәсе булмаган белгечне билгеләүне күчеш чоры өчен вакытлы күренеш дип бәяли. Икенчеләре Россия белгеченә үз клубыбызда ныгып калу мөмкинлеге бирелүне хуплый, моны «Рубин»ның үз мәктәбендә тәрбияләнгән футболчыларга йөз тотуы белән бәйли. «Рубин»ның алга таба үсешен аның футбол мәктәбен үстерүдән башка күзалларга ярамый. Шушы хакыйкатьне искәртеп, ТР Президенты, клубның Попечительләр советы рәисе Рөстәм Миңнеханов: «Рубин»ның футбол мәктәбе сәясәтен яңадан карарга кирәк», - дип игълан иткән иде.
Ринат Билалетдинов үзе Казан клубына чакыруны көтелмәгән вакыйга булды дип саный. «Рубин»да төп эш принципларына килгәндә, барлык уенчы өчен таләпнең бердәй булырга тиешлеген, икеле стандартларга урын калмаска тиешлеген искәртә. «Дисциплинадан башка команда төзеп булмаганын уенчылар аңларлар дип уйлыйм», - дип белдерә ул. Билалетдинов Казан клубындагы эшчәнлеген революцион үзгәрешләрдән башларга җыенмавын да ассызыклады. Билалетдиновның Казан, Татарстан футболы тарихындагы ролен бары вакыт кына күрсәтә ала. Хәзергә танылган спортчылар һәм экспертлар фаразлары белән чикләнсәк, дөресрәк булыр.
Заманында «Локомотив» мәктәбен узган «Рубин» капкачысы Сергей Рыжиков: «Ринат Билалетдиновны бик яхшы беләм дип әйтә алмасам да, беркадәр беләм. Күпмедер вакыт аның җитәкчелегендә «Локомотив» дублендә уйнарга туры килде. Аны тренер буларак бары уңай яктан гына бәяли алам - команда белән эшләүне бик грамоталы оештыручы, уенчылар белән һәрвакыт уртак тел табучы белгеч».
СССРның атказанган тренеры Анатолий Бышовец: «Ринатның «Рубин»да эшләре әйбәт барачагына ышанам. Тәҗрибәгә килгәндә, ул тупланачак».
Россия җыелма командасы, «Локомотив» һәм «Динамо» командаларының элекке уенчысы Руслан Пименов: «Аның җитәкчелегендә күнекмәләр узган уенчы буларак, шуны әйтә алам: Билалетдинов кешелекле булуы белән бик аерылып тора. Үз эшенә фанатикларча бирелгән, яшь футболчылар белән бик нәтиҗәле эшли. Билалетдиновның «Рубин»га яшь уенчылар әзерләүдә ярдәм итәчәгенә ышанам. «Рубин» җитәкчелегенең әлеге постны чит ил тренерына түгел, Россия белгеченә ышанып тапшыруларына сөенәм. Бу безнең футбол өчен файдалы булачак».
Комментатор Александр Шмурнов: «Шундый көчле аналитик акылга ия һәм яшьләр белән эшләү тәҗрибәсе зур булган кешенең премьер-лигада эшли башлавы сөенечле. Ләкин бүген югары лигада эшләү өчен бик күп сыйфатлар җыелмасына ия булу кирәк. Гомумән алганда, бүгенге футболда тренердан стратег һәм аналитик булу гына түгел, менеджерлык сыйфаты да, командада барган барлык вакыйгалардан хәбәрдар булу да сорала. Билалетдинов аерым матчларны отарга сәләтле, тик җитди бурычларны хәл итәргә түгел. Моның өчен дәрәҗәсе ягыннан Корбан Бердыевка торырлык фигураны эзләргә кирәк».
Спорт агенты Владимир Абрамов: «Безнең футболда җилләр башка яктан исә башлады бугай. Зур сигезлеккә кергән клублар соңгы елларда зур тәҗрибә туплаган тренерлар һәм футболчылар (шул исәптән чит илләрдән дә) эзләде. Бу максатларга зур акчалар бүленеп килде. Футбол клублары югарырак статуслы тренерлар һәм уенчылар сатып алып шау-шу тудырды. Ә бу очракта бөтенләй башка алым белән очрашабыз. Ринат Билалетдиновның премьер-лига клубларында баш тренер булып эшләү тәҗрибәсе юк диярлек. Аның трансфер эшчәнлегендә дә җитди тәҗрибәсе, көчле элемтәләре бар дип булмый. Шулай булгач, Билалетдинов белән төзелгән килешү дә клубка алай ук зур суммага төшми торгандыр. Татарстан Президентының командада җирле мәктәптә тәрбияләнгән футболчыларга өстенлек бирү турындагы күрсәтмәсен гамәлгә ашыруга керешкәннәр, димәк. Ә Билалетдинов - нәкъ менә яшьләр белән эшләү буенча белгеч.
Клуб акчаларны бик уйлап тотуга да ставка ясаган дияргә җирлек бар. «Рубин» якын араларда «Барселона»ны җиңәрлек формада булыр дип уйламыйм. Икенче яктан караганда, әлеге билгеләнүне Россиянең тагын бер тренерына югары дәрәҗәдә берегеп калырга шанс бирелү дип исәплим. Соңгы елларда бик балкымаган Россия тренерлар мәктәбе өчен бу зур мөмкинлек.

Безнең белешмә:
Ринат Сәяр улы Билалетдинов (1957 елның 17 августында Мәскәүдә туа) - совет һәм Россия футболчысы, тренер. СССРның спорт мастеры, Россиянең атказанган тренеры. Уенчы буларак карьерасы: футболда тәүге адымнарын «Союз» авиация заводының спорт клубында башлый. Ил футболында уенчы буларак карьерасы «Спартак» (Кострома), «Локомотив» (Мәскәү), «Шинник» (Ярославль), «Орехово» (Мәскәү өлкәсе) командалары белән бәйләнгән. 1993-1995 елларда Чехиянең УНЕКС клубында уйный. Тренерлык эшчәнлеге: 1995 елда Мәскәүгә әйләнеп кайта һәм Тренерларның югары мәктәбен тәмамлый. Соңрак «Спартак-2» клубының балалар спорт мәктәбендә тренер булып эшли. 1997 елда икенче лигадагы МИФИның (Мәскәүдәге Россия футбол клубы) баш тренеры итеп билгеләнә. 2004-2010 елларда - «Локомотив»ның (Мәскәү) дубль составының баш тренеры. 2007 елның ноябрь-декабрь айларында «Локомотив»ның төп командасының баш тренеры вазифаларын башкарып ала. 2010 елда Билалетдинов Россиянең атказанган тренеры исеменә лаек була. Аның шәкертләре арасында соңрак премьер-лига, беренче дивизион клубларында уйнаучы 3 дистәдән артык футболчы бар. Шуларның берсе - улы Динияр Билалетдинов.
2014 елның 10 гыйнварыннан Казанның «Рубин» клубын җитәкли, клуб белән килешүе ел ярым вакытка исәпләнгән. Ринат Билалетдинов соңгы елларда футбол эксперты буларак та танылу алды.
Гаилә хәле: хатыны - Әдилә Абделәхәт кызы, уллары - Марат, Динияр, Данил.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading