16+

Татарстан көрәшчеләрен котлыйбыз!

Татарстанның бер төркем көрәшчеләре "Россиянең спорт остасы" һәм "Халыкара класслы спорт остасы" исемнәренә лаек булдылар.

Татарстанның бер төркем көрәшчеләре "Россиянең спорт остасы" һәм "Халыкара класслы спорт остасы" исемнәренә лаек булдылар.

Яңа ел алдыннан гына Россиянең спорт министры Олег Матыцин Татарстанның бер төркем көрәшчеләренә мактаулы исемнәр бирү турында боерык имзалаган. Боерык нигезендә Илнар Галимов, Илнар Закиров, Рамил Синәкәев, Азат Нурмөхәммәтов көрәш буенча "Халыкара класслы спорт остасы" исеменә лаек булган.

Билбаулы көрәш буенча "Россиянең спорт остасы" исеменә исә Павел Семенов, Әлфинә Фәхретдинова һәм Ольга Шугаева ия булган.

Көрәшчеләрне, аларның тренерларын һәм җанатарларын котлыйбыз!

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading